Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Төнлә тынычлык булырга тиеш

Билгеле булганча, 2010 елның 12 гыйнварыннан республика территориясендә "Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында" ТР Законы үз көченә кергән иде. Ул ниләрне күздә тота соң? Район прокуроры урынбасары Фаил Гайсин билгеләп үтүенчә, закон тавыш чыгара торган җайланмалар кабызу, пиротехника файдалану, музыкаль инструментларда уйнау, кычкыру, сызгыру, җырлау, ремонт, төзелеш, төяү-бушату...

Билгеле булганча, 2010 елның 12 гыйнварыннан республика территориясендә "Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында" ТР Законы үз көченә кергән иде. Ул ниләрне күздә тота соң?
Район прокуроры урынбасары Фаил Гайсин билгеләп үтүенчә, закон тавыш чыгара торган җайланмалар кабызу, пиротехника файдалану, музыкаль инструментларда уйнау, кычкыру, сызгыру, җырлау, ремонт, төзелеш, төяү-бушату эшләрен башкару, транспорт чараларында берничә тапкыр кабынган сак сигнализациясен вакытында сүндермәү кебек гамәлләрне тыя. Боларның барысы да төнлә (эш көннәрендә - 22 сәгатьтән алып сәгать 6га кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 22 сәгатьтән алып иртәнге 9га кадәр) кешеләрнең тынычлыгын боза.
Татарстан Республикасы административ хокук бозулар Кодексының 3.8 маддәсе нигезендә, бу тыюларны бозган өчен кисәтү ясала яки гражданнарга - биш йөз сумнан алып мең сумга кадәр, урындагы кешеләргә биш мең сумнан ун мең сумга кадәр штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев