Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Суда бәхетсезлек очракларын булдырмый калу өчен

Көз - балыкчыларның яраткан чоры. Тик көзге балык тотуның куркыныч яклары турында да беркайчан онытырга ярамый. Нияз Нуриев, "Россия МЧСының ТР буенча ГИМС үзәге" ФКУның Кама Тамагы инспекторы участогының өлкән инспекторы. Көзен суның җылылыгы бары тик 7-8 градус кына тәшкил итә. Әгәр балыкчы мондый салкын суга төшеп китсә, кыска вакыт...

Көз - балыкчыларның яраткан чоры. Тик көзге балык тотуның куркыныч яклары турында да беркайчан онытырга ярамый.
Нияз Нуриев,
"Россия МЧСының ТР буенча ГИМС үзәге" ФКУның Кама Тамагы инспекторы участогының өлкән инспекторы.
Көзен суның җылылыгы бары тик 7-8 градус кына тәшкил итә. Әгәр балыкчы мондый салкын суга төшеп китсә, кыска вакыт эчендә ул хәрәктчәнлеген югалта, ә юешләнгән киемнәре аны төпкә сөйри башлый. Мондый шартларда үз-үзеңне коткарып калу бик авыр була.
Мондый бәхетсезлекләрне булдырмый калу максатыннан балык тотарга яратучыларга иминлек кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Сулыкларга җилле көнне, төзек булмаган көймә яки катерда чыгарга ярамый. Көзен навигация өчен эңгер-меңгер чоры җиткәнгә күрә, аз сыйдырышлы судноларның барысында да борт утлары (җитештерүче заводта күздә тотылган булса), шулай ук ак төстәге топ уты булырга тиеш.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта кичекмәстән Бердәм дежур-диспетчер хезмәтенең 01 телефоны, кәрәзле телефон абонентларына - 112 номеры буенча чылтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев