Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Мираска милек хокукын ничек рәсмиләштерергә?

Мирас итеп алынган милек хокукын теркәү мәсьәләсе - юридик эш, иртәме-соңмы бу мәсьәлә һәркемгә кагыла һәм аны ничек итеп дөрес эшләргә дигән сорау килеп туа. Иң актуаль сорауларга Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсенең Спас район бүлеге җитәкчесе Гөлнара Сафиуллина җавап бирә.

- Мирасны рәсмиләштерү эшен нидән башлап җибәрергә?
- Беренче чиратта, мирас калдыручы вафатыннан соң алты ай эчендә варис мирас эшләрен алып баручы нотариуска мөрәҗәгать итә һәм мирас булып калган милек документларын күрсәтергә тиеш. Әгәр варис бу документларны күрсәтә алмаса, нотариус мираска хокук турында таныклык бирми һәм сезгә үз хокукларыгызның суд аша якларга кирәк булачак.
- Мирас калдыручының нинди күчемсез милке барлыгын каян белергә? Бәлки ул юктыр?
- Бу мәгълүматны варислыкка хокукы булган кеше генә белә ала. Моның өчен нотариуска мөрәҗәгать итеп, ул Росреестр Идарәсенә сорау җибәрә һәм 5 көндә мирас калдыручының милке турында выписка алына. Аны варис үзе дә соратып алырга мөмкин, ләкин моның өчен аның варис булуын раслаучы документлар кирәк булачак.
- Мирас итеп алынган милекнең хокукларын рәсмиләштерү өчен Идарәгә нинди документлар тапшырырга кирәк?
1. Гариза. Ул документларны тапшырганда языла.
2. Гариза бирүченең яки аның вәкиленең шәхесен раслаучы документ (паспорт). Әгәр вәкил ышаныч кәгазе буенча эшләсә, нотариус тарафыннан расланган ышаныч кәгазе (доверенность).
3. Мираска хокук турында таныклык.
4. Мирас булып алынган милекнең бүленүе турында килешү (бүленгән очракта).
5. Госпошлина түләү турында документ.
Юридик затлар өчен оештыру (учредительный) документлары кирәк булачак.
- Госпошлинаның бәясе күпме?
- Физик затлар өчен - 1000 сум (мирас итеп алынган милекнең өлешенә карамыйча), юридик затлар өчен 15000 сум.
- Милек хокукы кайсы вакыт эчендә теркәлә?
- Татарстанда мирас итеп алынган күчемсез милек хокукына дәүләт теркәве үтәр өчен кыскартылган срок бирелә, ул биш көндә эшләнә.
- Бу срок нишләп кыскартылган? Мирасны теркәү җиңелрәкме?
- Юк. Идарә вакытны халыкка уңайлы булсын өчен киметте. Еш кына варислар башка шәһәрдә яшиләр һәм мирасны рәсмиләштерү вакыты алар өчен бик әһәмиятле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев