Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Игътибарлы булыгыз

"Читтән килеп сатучылар оештырган күргәзмәдән матур ботинка сатып алдым. Сатучы товарны яхшы сыйфатлы күннән тегелгән, озакка чыдарга тиеш, дип мактады. Әмма аяк киеме тиз арада яраксыз хәлгә килә башлады: берничә көн үтүгә үк "күн" чүпрәктән ертылып аерылды. Бу чын күн түгел, ә гадәти дермантин булып чыкты. Ә бит мин аны...

Хатка ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең белгеч-эксперты Рузалия Кадыйрова җавап бирә:
- Соңгы елларда шәһәргә читтән килгән сатучылар төрле күргәзмәләр оештырып товар саталар. Алар үз товарларын җирле матбугат аша да рекламалыйлар, җитештерүчеләрдән барып алдык, ташламалар да каралган, дип мактыйлар. Киңәшем шул: рекламага тулысынча ышанып бетмәгез, бәяләрнең түбән булуы да кешене бераз сагайтырга тиеш. Товар сату ярминкәләренең нибары ике көн генә дәвам итүен дә онытмагыз. Сыйфатсыз товар алган очракта, сез сатучыларны тиз генә эзләп таба алмаячаксыз. Димәк, законлы хокукларыгызны торгызу өчен өстәмә мәшәкатьләр килеп чыгачак.
Күргәзмәләрдә нәрсә дә булса сатып алганда, иң әүвәл документларда һәм этикеткадагы мәгълүматларны игътибар белән өйрәнегез. Аларда техник регламент исемлеге, гарантия вакыты, товардан имин һәм нәтиҗәле файдалану кагыйдәләре һәм шартлары, җитештерүченең, вәкаләтле оешма яки шәхси эшмәкәрнең, импортлаучының адресы, товарның тиешле таләпләргә туры килүен раслаучы мәгълүмат күрсәтелергә тиеш.
Сатучыдан сатып алу фактын һәм товар бәясен раслаучы документ сорарга онытмагыз. Югыйсә, товардагы җитешсезлек ачыкланса, сез аны законда каралган 14 көн эчендә сатучыга кире кайтара һәм алыштыра алмыйсыз.
Узган елларда безнең бүлеккә намуссыз сатучылардан зыян күргән байтак кешеләр мөрәҗәгать итте. Бер хатын-кыз күргәзмә-ярминкәдә үз кызына мутон тун сатып алган. Өенә кайтып игътибар белән карарга тотынгач, эчке этикеткада ясалма мех, дип язылган сүзләргә игьтибар иткән. Ә бит акчаны натураль мех өчен түләгән!
Бу хатын-кыз сатучыны эзләп тапкан, без дәгъва язарга булыштык. Файдасы тиде: тунны посылка белән сатучыга җибәрде, ул исә акчаны һәм почта өчен тотылган чыгымнарны да тулысынча кире кайтарды.
Икенче бер сатып алучының пәлтәсендә брак табылган-берничә урыннан тегелгән җөйләре сүтелгән. Дөрес, ул тунны кире тапшырмады, үзе карап торып ремонтлатты. Китерелгән мисалларның барысы да сатып алучының хокуклары бозылу белән бәйле булган теләсә нинди проблеманы хәл итәргә мөмкин булуын күрсәтә. Моның өчен әйбер сатып алганда игътибарлы булырга һәм үз хокукларыңны курыкмыйча яклый белергә генә кирәк.
(Бу турыда фикерләрегез белән www.spas-rt.ru сайтында уртаклаша аласыз).
фото http://www.vesty.spb.ru/
фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев