Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Беренче боз соңгысы булмасын

    Суларда беренче боз каткач, күпләр әле ныгып бетмәгән боз өстенә чыгарга яраталар: кемдер шулай итеп юлны кыскарта, кемдер тимераякта шуа, хоккей уйный яки балык тотарга дип керә. Ләкин беренче юка боз тудырган куркыныч турында онытмаска кирәк.

    Владимир Савельев,
    янгын сагының Спас гарнизоны җитәкчесе.
    Көзге боз беренче карашка гына нык булып күренә, ә чынбарлыкта бик юка һәм олы кешенең генә түгел, балаларның да авырлыгына түзә алмый. Яңа каткан боз иске боздан караңгырак төсле һәм тигез генә юка кар белән капланган булуы белән аерыла. Кыш көне боз 5 градуста - тәүлегенә 0,6 сантиметрга, 25 градуста - 2,9 сантиметрга, - 40 градуста 4,6 сантиметрга ката. Ә көзге бозга бик сак һәм кирәге чыкканда гына керергә ярый.
    Ярдан бозга кергәнче игътибар белән тирә-якка карап, барасы юлыгызны һәм кире кайту юлын билгеләгез.
    Боз кар белән капланган урыннарда (кар астында ул акрынрак ката) аеруча сак булырга кирәк. Суның барлык урыннарда бозның калынлыгы 10 сантиметр булып, кар астында 3 кенә сантиметр булырга мөмкин.
    Су агымы көчле булган урыннарда, шулай ук судан куаклар, камыш, үлән чыгып торган, чишмә агып кергән урыннарда табигый ерганаклар хасил була. Бу урыннарда су бик нечкә боз белән каплана.
    Суны үтә күренмәле, зәңгәрсу яки яшькелт төстә, калынлыгы кимендә 10 сантиметр булган боз өстеннән чыгу куркынычсызрак.
    Боз өстенә аяк басканчы, таяк белән аның ныклыгын тикшереп карагыз. Боз өстендә барганда шул ук таяк белән алга таба һәм бераз кырыйгарак, бер ук урынга суккалап карагыз. Чиста, тигез, кар капламаган урын күренсә, монда боз юка дигән сүз. Әгәр тигез кар астында карасу тап булса, кар астында ныгып бетмәгән боз ята.
    Көзен боз өстенә чыкканчы, боларның барысын да исәпкә алырга кирәк. Шулай ук боз өстенә биек ярдан шуып төшү дә куркыныч, аеруча бу таныш булмаган урыннарга кагыла. Мондый очракта бәке, ерганак яки башка куркыныч урыннарны күреп алсагыз вакытында туктап калу яки кырыйга борылу мөмкинлеген эзләгез. Аеруча бу балаларга кагыла.
    Чана, чаңгы, тимераякта шуу өчен нык бозлы, алдан олылар тикшергән урынны сайларга кирәк.
    Кинәт җылытып җибәреп, боз үзенең ныклыгын югалта торган чорда аеруча сак булу таләп ителә.
    Салкын суга төшкәннән соң, кеше салкыннан 10-15 минут эчендә үләргә мөмкин. Әгәр боз сыгыла яки чытырдый, өстенә су чыга икән, кичекмәстән ярга чыгарга, боз өстенә берничә кеше яки йөк күтәреп керергә ярамый. Бик нык кирәге чыкмаса, боз өстенә бөтенләй кермәвегез хәерлерәк.
    Кеше боз астына төшеп китсә ни эшләргә? Беренче чиратта, куркып калмаска, көчне юкка сарыф итмәскә кирәк. Кагыйдә буларак, суга төшеп киткән кеше башы белән чуммый, шуңа күрә беренче чиратта кулларны җәергә тырышырга кирәк. Кышкы кием кигән кеше боз кырыена терсәкләре һәм җилкәләре белән терәлеп, 30-40 минут тора ала. Шушы вакытны судан чыгу өчен файдаланырга кирәк.
    Моны ничек эшләргә? Суда горизонталь рәвештә торып, эләктереп алырга мөмкин булган ныграк урынны эзләргә кирәк. Бу рольне пычак яки балыкчы багоры да башкара ала. Әгәр беренче тапкыр бу эш килеп чыкмыйча, юешләнгән кием төпкә тарта башлый икән, аяк киемен салып, тагын горизонталь басарга һәм ничек булса да үзеңне судан чыгару өчен тырышырга кирәк.
    Бу кагыйдәләрне көз көне ныгып җитмәгән боз өстенә кергән һәр кеше истә тотарга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: