Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бу турыда онытмагыз

Ау кагыйдәләрен бозарга ярамый

Ау кагыйдәләрен бозучыларны хәзер хулиганнарга һәм наркоманнарга тиңләгәннәр. Хәзер ел әйләнәсендә кагыйдәләрне яңадан бозган өчен коралга лицензиядән мәхрүм итәчәкләр. Район прокуроры урынбасары Айнур Вәлиев аңлатып үтүенчә, "Корал турында" законына бу төзәтүләр апрель аенда кабул ителеп, хәзер үз көченә кергән. Аның нигезендә бер ел эчендә ике тапкыр административ хокук бозган аучылар...

Ау кагыйдәләрен бозучыларны хәзер хулиганнарга һәм наркоманнарга тиңләгәннәр. Хәзер ел әйләнәсендә кагыйдәләрне яңадан бозган өчен коралга лицензиядән мәхрүм итәчәкләр.
Район прокуроры урынбасары Айнур Вәлиев аңлатып үтүенчә, "Корал турында" законына бу төзәтүләр апрель аенда кабул ителеп, хәзер үз көченә кергән.
Аның нигезендә бер ел эчендә ике тапкыр административ хокук бозган аучылар ау билетыннан, корал саклау һәм йөртү лицензиясеннән мәхрүм ителә. Кагыйдә бозучының корал һәм патроннарын алырга да мөмкиннәр.
Билгеле булганча, һәр аучы өчен иң зур җәза - штраф түләү түгел, ә ауга рөхсәттән мәхрүм ителү. Шуңа күрә еш кына штраф түләү генә кагыйдә бозучыларны туктата алмый. Көтелгәнчә, законга кертелгән үзгәрешләр аучыларны ау кагыйдәләре куйган таләпләрне төгәл үтәргә мәҗбүр итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев