Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Сергей Юрков: «Эсседә трактор кабинасында утыру җиңел түгел»

Авыл хезмәтчәннәре өчен эшнең чын мәгънәсендә кызган вакыты.

Хуҗалыкларда малларга печән әзерләүне тәмамлап киләләр. Бүгенге көндә, мәсәлән, Спас районында 10000 тонна сенаж һәм 4000 тонна хуш исле печән туплап куелган. Кайдадыр эшләр дәвам итсә, Сергей Юрков хуҗалыгында инде малларга җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләгәннәр. Шушы көннәрдә без аның хуҗалыгында булып, эшләрнең барышы белән танышып кайттык.

Иртәдән кояш кыздыра башлады. Без Сергей Юрковның Ржавецтагы хуҗалыгына юл тоттык. Килеп җитәрәк кечерәк кенә күпер аша чыктык. Күпернең сул ягындагы буа кай ягы беләндер «Буратино»дагы ташбашка Тортилла яшәгән буаны хәтерләтә. Суда йөзгән аккошларны күреп хәйран калдык. Бу тирәдәге матурлык һәркемне сокландыра торган.

Тырышлык өчен  – 

К-700 тракторы

– Буага аккошлар күп еллардан бирле килә, – дип каршылады безне хуҗалык җитәкчесе ашханә каршында басып.

Ашханә дигәннән, биредә әле тагын хуҗалык хезмәтчәннәре дә яши икән. Сергей Никола-евичның эш кабинеты да биредә урнашкан. Аккошлар ел саен биредә бала чыгара, нәсел калдыра. Ныклап төпләнгәннәр. Ел саен очып киләләр. Башка аккошлар да килеп караган,  әмма болары аларны куып җибәргән.

Сергей Юрков хуҗалык белән 15 еллап җитәкчелек итә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Куйбышев районының «Заря» колхозына эшкә урнашкан. Бу 1976 елда булган. Хәзер инде ул райондагы алдынгы хуҗалык җитәкчеләренең берсе. Сергей Юрков хуҗалыгы кинофильм төшергәндә әзерли торган декорацияне хәтерләтә. Машина цехыннан кала, барлык корылмалар да горбыль белән тышланган, бөтен җирдә дә чисталык, техника тигез итеп бер рәткә куелган. Хуҗалык җитәкчесенең тәртипне яратуы әллә кайдан күренеп тора. Авыл хуҗалыгы машиналары арасыннан 2 К-700 тракторы игътибарны җәлеп итә. Берсенең капотына нидер язылган да әле.

– 1988 елда Мәскәүдә алдынгы колхозчыларның Ivнче съезды булды, тракторны шунда тапшырдылар да инде, – дип аңлата Сергей Николаевич.

– Төзекме соң, әллә экспонат кебек басып торамы? Читтән караганда, яңага да ошаган, күргәзмәгә әзерләп куйганнар диярсен.

– Нишләп төзек булмасын! Заманча машиналардан да яхшырак әле. Сәгать кебек эшли, тиз кабына. Кирәк чакта үзем кабызып кырга чыгам. Шунысын да әйтәм: башка тракторга утырасым да килми. Карап-төзәтеп торсаң, әле тагын күп еллар сынатмый эшләячәк. Совет чорында эшләп чыгарылган бит, ышанычлы...

Мәзәк белән эшләр дә

җайлы бара

– Съезд турында нәрсә дә булса сөйләгез әле, – дип үтенәбез фермердан. Чынлап та, кызык бит.

– Нәрсәсен сөйлисең инде аның. Әйе, бик тантаналы чара. Съездга Михаил Сергеевич Горбачев үзе җитәкчелек итте. Ул чактагы СССРның төрле өлкә һәм республикаларыннан колхозчылар җыелды. Куйбышев районыннан Мәскәүгә мин генә бардым. Ул чакта алдынгылардан, киләчәктә дә яхшы эшләр өчен, нәрсә кирәк сезгә, дип сорадылар. Күбесе машина сорады, ә мин К-700 кирәк, дидем. Съезд март аенда булды, ә көзен миңа инде тракторны бирделәр дә. Әлегә кадәр рәхмәтлемен. Кунакханәдә торганда да бер мәзәк хәл килеп чыкты. Съезд делегатларын «Россия» кунакханәсенә урнаштырганнар иде. Исегездә булса, бик зур бина, берничә корпуслы. Шулай итеп, кунакханә буйлап барам. Күрәм, безнекеләрдән берсе, инде шактый өлкән яшьтәге бер абзый, елап утыра. Мин аңа, нәрсә булды, дим. Ә ул исә: «Адаштым, яшәгән бүлмәмне таба алмыйм», ди.

Реклама

Хуҗалык белән танышуны дәвам итәбез. Ишек алдыннан узгач, хезмәткәрләр өчен ашханә һәм кунакханәгә юл тотабыз. Юлда да мәзәк сөйләшәбез.

– Мин шундый мәзәкчән кеше инде, – ди фермер. – Эшчеләрем дә миңа охшаган. Александр Пигалев дигән механизаторыбыз чын артист инде менә. Мәзәкләр сөйли, гармунда уйный, җырлый. Эшчеләр арасында уздыра торган бәйрәмнәрдә ул башлап йөри. Мин аңа һаман: сиңа тамада я артист кына буласы калган, дим. Ә ул исә: мин җирне яратам, ди.

Халык турында кайгырту – уңышның нигезе

Чиста, пөхтә ашханәдә безне пешекче Нина Колчина каршы ала. Безнең кулда фотоаппарат күргәч, тиз генә кухняга кереп югала.

– Ояла, – дип көлә Юрков. – Нина Валентиновна бездә пешекче дә, ягулык склады мөдире дә. Һәр эшне булдыра. Ризыкны да бик тәмле пешерә. Кухнясында да, ягулык складында да һәрвакыт чисталык. Ашханәдә без эшчеләргә иртәнге һәм төшке аш ашатабыз. Элгәре бит кешеләрне ничек эшкә алганнар? Башта ашатып караганнар. Начар ашый торган кеше белән сөйләшеп тә тормаганнар. Без дә шулай. Тук кеше генә яхшы эшли ала.

Авыр булса да, кирәкле эш

Чәйләп алганнан, фотога төшәргә түгел, ә күбрәк эшләргә күнеккән эшчеләр белән танышканнан соң, басуга чыгабыз. Анда печән өсте. Безне колхозда эшләүчегә түгел, күбрәк югары уку йорты студентына охшаган күзлекле егет каршы ала. Термосыннан хуш исле үлән чәе белән сыйлый. Бу Сергей Юрков хуҗалыгының иң яшь механизаторы Александр Рәхмәтуллин.

– Тагын шундый ике механизатор булса, миңа мич башыннан төшмәсәм дә була, – дип көлә фермер. – Кечкенә тракторда да, зур К-700 дә эшли ала. Техниканы тулысынча ышанып тапшырырга була. Шәһәрдә яшәп, коммерция өлкәсендә эшләп караса да, барыбер авылга әйләнеп кайтты. Аңа йорт төзеп бирәсе иде. Бозау алды, печәнне мин бирдем. Эшли. Ә эшләре авыр, чөнки көне буе эссе кояш астында трактор йөртү – офиста утыру гына түгел ул.

– Печәнне бүген чабып бетерәсезме?

– Егетләр, бетерәбез, диләр. 66 баш савым сыер һәм 40 баш яшь терлеккә азык җитәр дип уйлыйм. Баш санын арттырасы иде дә, эшләргә кеше юк. Эшчеләр барысы да диярлек күрше авыллардан. Шуңа күрә кунакханә дә төзергә туры килде. Халык эш юклыктан зарлана, ә без эшчеләрне күрше авыллардан ташырга мәҗбүр. Аңламыйм мин андый хәлне. Барысына да акча кирәк, ә эшләргә теләкләре юк. Авыл хуҗалыгында алай эш бармый ул. Шөкер, коллективта эшли торган егетләрдән уңдым. Менә шундыйлардан үрнәк алырга кирәк. Һәр эш кулларында уйнап кына тора. Мин шулай дип фикер йөртәм: авыл хуҗалыгын алып бару авыр булса да, бик кирәкле эш. Безнең хуҗалыкта эшләүче егетләр кебек кешеләр аркасында гына эшне алга җибәреп була аны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X