Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Выжловларның гаилә фермасы

    Сергей Выжлов улы Александр белән ун еллап терлекчелек белән уңышлы гына шөгыльләнәләр, алар үз хуҗалыкларын үстерәләр. Күптән түгел генә дәүләт ярдәме белән 24 башка исәпләнгән гаилә фермасы төзегәннәр.

    Олег Пахомов.
    "НЖ".
    Бу зур хуҗалыкта иртәдән кичкә кадәр эш кайный. Александрның хатыны иртәнге савымны бетерүгә бозауларга сөт эчерә башлый.
    Сыерларның күбесе бозаулаган. Сүз дә юк, хуҗалыкта эш җитәрлек, ләкин бу гаиләдә зарланучы юк. Наталья үзе дә яшьтән эшләп үскән, һәр эшнең җаен белә. Әнисе, кайчандыр нәсел заводының алдынгы сыер савучысы, кызын мәктәптә укыганда ук бөтен эшнең үзенчәлекләренә өйрәтә. Савым сыерларын ул үзе генә карый. Ирләргә дә эш күп булган, терлекләр абзарын төзеп бетереп киләләр, аны өй артында гына салганнар. Абзар эшләү һәм карда өчен 50 сутый җир бүлеп алганнар. Төзелешне керамзит блоклардан эшләгәннәр, түбәсен профнастилдан япканнар, тәрәзәләре -поликарбонаттан. Алар барысын да алдан уйлап, бинаны иркен итеп эшләгәннәр. Монда ашаткычлар да урнаштырылган, тирес чыгару линиясе дә эшләнгән, саву һәм фураж саклый торган блоклар да бар.
    Ферма проектын Александр "Татагролизинг" җәмгыятенең Интернет сайтыннан алган. "Яңа эш башлаган фермер" федераль программасында катнашканчы аңа төрле документлар артыннан күп йөрергә туры килә. Грант буенча алынган миллион сумнан артык акча тулысы белән ферма төзелешенә кереп бетә. Шунысы да бар, Выжловлар төзелешнең үзкыйммәтен киметкәннәр, акчаны күбесенчә төзелеш материаллары алырга тотканнар. Ә төзелештә хатынының энесе һәм хуҗалык механизаторы Сергей Семенов эшләгән.
    Фермерларның 170 гектар җир участогы бар. Аны читтән кеше ялламыйча, үзләрендәге техника белән эшкәртәләр. Ел саен диярлек нинди дә булса техника сатып алалар. Мәсәлән, лизинг буенча МТЗ-1221 тракторы алганнар, лизинг буенча кайткан "Нива" комбайны өчен хуҗалык вакытында акчасын түли алмагач, аны да үзләренә алганнар, шулай ук "Агромастер" чәчү комплексы да үзләренеке.
    Техниканы ремонтлау, ашлык саклау урыннары-склад белән гаражлары -барысы да бар. Бу инде техниканы кыр эшләренә яхшылап хәзерләргә, үсемлекчелектә эшләрне уңышлы алып барырга мөмкинлек бирә.
    Фермерлар нигездә бөтен җиргә арпа чәчәләр, чөнки ашлык фуражы өчен бу культурадан да әйбәте юк. Аннан ашлама кертмичә дә шактый яхшы уңыш алырга була, ул терлекләргә дә, чәчүгә дә һәм хәтта сатарга да җитә. Чәчүлек мәйданнарының бер өлешен күпьеллык һәм берьеллык үләннәр алып тора.
    Алар төп игътибарны азык культуралары үстерүгә бирәләр, чөнки терлекчелекне үстерү табышлы чыганакларның берсе булуын яхшы беләләр. Хәзер аларның 32 баш терлекләре бар. Күптән түгел генә Спас ашлык кабул итү предприятиесенең ярдәмче хуҗалыгыннан тагын унөч баш мөгезле яшь терлек сатып алганнар. Фермерларны борчыган тагын бер мәсьәлә бар: ферма продукциясенең бәяләре түбән.
    Хәзерге вакытта алар сөтне Антоновка авылына килеп җыючы эшмәкәргә килограммын 9 сумнан тапшыралар. Ә Дмитровградта килограммын 14 сумнан тапшырырга була. Ләкин моның өчен махсус җайлаштырылган транспорт кирәк, ә фермерларның хәзергә мондый мөмкинлеге юк.
    Ит тапшыру белән дә хәлләр җиңел түгел, элегрәк авылларга килеп ит җыючылар күп булса, хәзер бөтенләй башка хәл, хәбәр иткәч, телефоннан да теләр-теләмәс кенә сөйләшәләр
    Ләкин Выжловлар киләчәккә өмет белән карыйлар, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә хәлләр уңай якка үзгәрер дип ышаналар. Чыннан да, аларның куйган хезмәтләре бушка китмәс, файда китерер, дип уйларга ныклы нигез бар.
    Рәсемнәрдә: Александр һәм Сергей Выжловлар; Алексей Волков һәм Сергей Семенов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: