Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Тырышлыгына авылдашлары да соклана

    Моңарчы утыз елга якын Самарада яшәгән Вячеслав Капитов туган авылы Әҗмәргә кайтып эшсез калырмын, дип куркып тормаган. Җиң сызганып мал-туар асрарга керешкән. Хәзер аның фермасындагы мөгезле эре терлекләрнең баш саны егермегә якын. Әле тагын сарыклар, дуңгызлар, кош-кортлар да үрчетә, умартачылык белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.

    Олег ПАХОМОВ.

    Аны беренче тапкыр күрүгә үк көч-куәте ташып торган мондый кешеләр авылларда күбрәк булсын иде, дигән уй туды. Аз гына вакыт эчендә фәкать үз тырышлыгы белән никадәр эш башкарырга өлгергән бу кешегә карап сокланмый мөмкин түгел. Болгардан даими кайтып торучы туганы Владимир һәм Самарада яшәүче улы Михаилның да ярдәмен тоеп тора. Шулай да, хуҗалыктагы мәшәкатьләрнең күбесе аның өлешенә туры килә.

    Моңа кадәр Вячеславка Самарадагы үзәк базарда төрле эшләрне башкарырга туры килгән. Шәһәр читендәге үз хуҗалыгында хәлдән килгән кадәр дуңгызлар да үстергән. Аларны ашатырга азык эзләп аптырамаган: янәшәдә генә урнашкан тоткыннар колониясе белән төзелгән килешү нигезендә бөтен калдык-постыкны аның фермасына ташып торганнар. Мондый хезмәттәшлекнең ике якка да файдасы зур булган - Вячеслав учреждениене ит белән тәэмин итеп торган.

    Вячеславның сүзләренә караганда, туган ягына ул әнисе авыру сәбәпле кайтырга мәҗбүр булган. Берничә ел Валентин Исаков крестьян (фермер) хуҗалыгында терлекчелек бригадасы белән җитәкчелек иткән. Үз хуҗалыгын булдыру турындагы уй да маллар арасында кайнашканда туган булса кирәк.

    Бүген аның хуҗалыгының зурлыгына авылдашларының да исе китә. Элек балык питомнигы урнашкан җирдә (берничә бассейн урыннары әле дә күренеп тора) Вячеслав малларны ябып тоту урыны булдырган. Бу җирне улы Вячеслав үз исеменә рәсмиләштергә дә өлгергән. Янәшә генә ике вагон тора. Җәйнең җылы көннәрендә биредә эшчеләр һәм Вячеслав үзе яши. Көпчәкле ике трактор һәм терлек азыгы әзерләү техникасы да шунда куелган.

    Капитов күбрәк ит җитештерү белән шөгыльләнә. Унга якын сыер, шактый үгез һәм бозауларны иртән һәм кичен җәйләүгә чыгаралар. Көндез, кояш кыздыра башлагач, яңадан куып кайтаралар. Вячеслав сүзләренә караганда, сөт җитештерүнең файдага караганда зыяны күбрәк, аннан соң хәзер намуслы сыер савучыларны да табу җиңел түгел. Шуңа күрә савылган сөтне бозауларга эчерә. Сөт эчкән мал тиз үсә һәм тазара. Симергән малларны сатуның да җаен тапкан: Самарадагы танышлары алып китәләр. Таналарны исә көтүне тулыландыру өчен калдыра.

    Капитовның хуҗалыгы районда күрше авыллардагы белән чагыштырганда иң зурысы санала. Малларның баш санын киләчәктә дә үстерү турында уйлана ул. Тик моның өчен җылы абзарларның булмавы гына читенлекләр тудыра. Йорт янындагы бәрәңге бакчасы урынына да абзар төзегән, тик бөтен малга монда гына урын җитмәячәк. Авылда элекке балык питомнигы бинасы буш тора. Рөхсәт булган очракта, Капитовлар аны да җиң сызганып тиешенчә рәткә китерергә әзер. Тик җирле властьларның бу бинаның кемнеке булуын ачыкларга теләмәве һич аңлашылмый. Ачыклык кертелсә, арендага яки сатып алырга мөмкинлек туар иде.

    Вячеслав сарыклары белән дә хаклы горурлана ала. Берничә баш токымлы ана сарыкны ул Самарадан алып кайткан. Даими рәвештә бәрәнләп торучы бу сарыклар белән район фермерлары да кызыксына башлаган. Сатып алучылар да бар. Капитовның чәчәктән жыелган балын да мактыйлар. Дөрес, быел бал азрак булган, анысын да Самарадагы таныш-белешләренә саткан.

    Эшенә аяк чалмасалар, Вячеслав киләчәккә тагын да зуррак уй-планнар белән яши. Ни кызганыч, инициативаны тормышка ашырганда шактый кыенлыкларга тап буласың. Элек, мәсәлән, өстәмә субсидия алу өчен эшмәкәр буларак теркәлүнең файдасы бар иде. Хәзер моны гамәлдән чыгардылар, ә менә Пенсия фондына түләүләрнең бәясен ике тапкырга арттырдылар. Шуңа күрә соңгы елларда терлек асрарга теләүчеләрнең саны кими башлады. Быел Вячеслав терлеккә ашату өчен берничә гектарга суданка чәчкән булган. Әмма ел коры килү сәбәпле, үлән тиешенчә үсмәгән. Никадәр акчаның әрәм булуын ул бары тик үзе генә белә. Хәзер ул суданка басуында маллар көтә.

    Проблемалар җитәрлек булса да, Капитов бер башлаган эшне ташларга җыенмый. Аның тырышлыгына авылдашлары да соклана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: