Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Терлекчелек – табышлы тармак

    Быел басуларда үскән ашлыкны сатып табыш алуга өметләнәсе юк. Шуңа күрә, кайбер хуҗалыкларда терлекчелек тармагын үстерүгә игътибарны көчәйтәләр.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
    Узган елның шушы чорында Отрада авылындагы Любовь Спиридонова крестьян (фермер) хуҗалыгында һәр сыердан тәүлегенә 15 килограммга якын сөт сауган булсалар, быелгы савым 10 килограммнан артмый.
    - Озакка сузылган эсселек нәтиҗәсендә сөт сизелерлек кимеде, - ди хуҗалык башлыгы. - Болын-җәйләүләрдәге печән саргаеп, үзенең туклыклы матдәләрен югалта. Кусаң да судан чыкмаган сыерларның сөте артмаячагы болай да билгеле…
    Бу көннәрдә малларны көтүче Николай Автаев белән Евгений Ефимовка да җиңел түгел. Иртәдән кичкә кадәр өзлексез кыздырып торган кояш астында мал артыннан чабып кара әле син! Әмма тәҗрибәле терлекчеләр зарланмый, үзләренә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкаралар. Һәрхәлдә, сөтнең кимүендә аларның гаебе юк.
    Шулай да, хуҗалык көн саен 800 килограммлап сөт сата. Иртәнге биштә һәм кичке дүртләр тирәсендә Татьяна Пантелеева белән Зоя Мамедова җиң сызганып сөтлебикәләрне савуга керешәләр. Икесе дә тәҗрибәле терлекчеләр, һәркайсына 40ар баш сыер беркетелгән.
    Зоя Мамедова, мәсәлән, яшьтән эш белән чыныгып үскән. Шуңа кыенлыклардан беркайчан курыкмый. Красная Слобода авылында яшәүче кызы Гүзәл дә уңган, җай чыгу белән әнисенә килеп булышырга атлыгып тора. Бергә күңеллерәк тә, эш тә тизрәк бара.
    Хуҗалык Димитровград эшмәкәре белән тиешле килешү төзегән. Шуның нигезендә ул иртән һәм кичке якта продукцияне алып китә. Сөт өчен исәп-хисапны һәр ун көн саен ясап бара. Хуҗалык кассасына ай саен сөт сатудан ике йөз мең сумнан артык акча керә. Бу акча беренче чиратта эшчеләргә хезмәт хакы түләүгә тотыла. Сыер савучыларның әйтүенә караганда, алар ай саен 15 мең сум тирәсе акча ала. Башка терлекчеләрнең дә эш хакы югары.
    Хуҗалыкта мөгезле яшь терлекләрне үрчетүгә дә зур игътибар бирелә. Светлана Фирсова, мәсәлән, бозаулар карый. 30 баш бозауны өч айга кадәр үстерә. Светлана бу коллективта байтак еллардан бирле эшли, малларның үлемен булдырмаска тырыша. Терлекчеләр Анатолий һәм Александр Парфеновлар да үзләренә тапшырылган бурычны намус белән үтиләр.
    Кышлату чорына малларны кирәк кадәр азык белән тәэмин итү - бүгенге көндәге мөһим бурычларның берсе. Хуҗалыкта инде 500 тонналап печән әзерләнгән, узган елгы күрсәткечкә ирешү өчен әле тагын 100 тонналап тупларга кирәк. Моның өчен кирәкле техника да, мөмкинлекләр дә җитәрлек. Хуҗалык эшчеләренең дә сынатырга исәбе юк. Ни дисәң дә, терлекчелекнең табышлы тармак булуына нык ышаналар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: