Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Танкеевка игенчеләре сынатмый

    Танкеевкадагы Равил Бакиров крестьян (фермер) хуҗалыгы кырлары быел бөртеклеләрдән шактый югары уңыш биргән. Механизаторлар урып-җыюны югары темплар белән алып баралар.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
    Былтыр Танкеевка кырларыннан җыеп алынган уңыш гектарыннан 7-8 центнер тәшкил итсә, быел бу күрсәткеч 20 центнердан артып киткән. Башта югарырак уңышка өмет итсәләр дә, билгеле булганча, игенчелектә һава шартлары шактый зур роль уйный. Шуңа күрә агымдагы ел өчен мондый уңыш начар түгел. Хуҗалык кырлары башкалар белән чагыштырганда, күпкә чистарак булганлыктан, бөртеклеләрнең дымлылыгы 13-14 проценттан артмый.
    - Язын барлык мәйданнарны чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы матдәләр белән яхшылап эшкәрткән идек, - ди Равил Рахманович. - Моның өчен шактый акча сарыф итәргә туры килде, ә аның каравы хәзер ашлыкны киптерү агрегаты аша бер тапкыр гына чыгарабыз...
    Явып үткән яңгырлар урып-җыюны туктатып торса да, механизаторлар бу көннәрдә кул кушырып утырмыйлар, техниканың төзеклеген тагын бер кат тикшереп, вак-төяк ремонт ясыйлар. Танкеевка игенчеләре җитештерүчән эшли, артык проблемалар чыгып аптыратмый. Уңыш җыю агрегатлары да көйле генә эшли. "Дон-1500" комбайннарында Яков Семенов һәм Александр Куликов, "Енисей"да Петр Левагин көненә 40 тоннадан артык ашлык суктыралар. Хуҗалыкта 320 гектар мәйдан биләгән көзге бодай инде җыеп алынган. Бу көннәрдә көзге арышны суктыра башлаганнар.
    Ашлыкны кырдан КамАЗ машиналарында һәм МТЗ-80 тракторларында Виктор Куликов, Сергей Лукашов һәм Алексей Семенов ташып тора. Ындыр табагында ашлык озак ятмый. Александр Волков, Евгений Маркелов һәм Сергей Бырин аны ЗАВ-10 һәм ЗАВ-20 аша уздырып, шунда ук складларга озаталар. Чәчүлек материалын да алар хәзерли. Ә Александр Шемуратов үзенең КамАЗы белән ашлыкны икмәк кабул итү предприятиесенә ташый.
    Танкеевкалылар ашлык кабул итү предприятиесенә 150 тоннадан артык ашлык озатканнар, бу аларга товар кредитын тулысынча түләп бетерергә мөмкинлек биргән.
    Механизаторларга әле 500 гектар чамасы мәйданнан сабан бодае, арпа, солы һәм карабодай җыеп алырга кирәк. Коллективның бу эшне дә җиренә җиткереп башкарып чыгасына ышанырга була. Урып-җыюда эшләгән һәр игенче җаваплылыкны яхшы аңлый һәм уңышны югалтуларсы, чөнки җыеп алырга тырыша никадәр хезмәт куеп үстергән ашлыкның бөртегенә кадәр кадерле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: