Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сөт фермасына - 25 миллион сум

    Тик терлек асрарга атлыгып торучылар алай күп түгел әле

    Районда печән әзерләүне тәмамлап киләләр. Хуҗалыкларда инде 13000 тоннадан артык хуш исле печән тупланган.

    Димәк, терлекләргә кыш бу ашатып чыгарга җитәчәк, районда ит һәм сөт җитештерү артачак. Күп нәрсә терлекчеләр һәм сыер савучыларның тырышлыгына бәйле булуын да онытмаска кирәк. Әле шушы көннәрдә генә Никольск авылында узган машина белән саву операторлары конкурсында терлекчеләр тагын бер кат үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Конкурсантлар практик биремнәрне дә төгәл үтәделәр, теория сорауларына дөрес җавап бирделәр. Аларга сокланмый мөмкин түгел. Шул ук вакытта районда терлекчеләр санының кимүе күңелдә борчылу да уята. Хәзер бит күпләр сыерны өйдә асрый.

     

    4 минутта сүтәргә һәм җыярга кирәк

    Традицион конкурс ел саен Андрей Синицин хуҗалыгы базасында уза. Машина белән саву операторлары конкурсының мавыктыргыч өлеше сыер саву түгел, ә аппаратны сүтү һәм җыю булгандыр, шәт. Армиядәге хәрби җыеннарны да хәтерләтә әле. Солдатлар Калашников автоматын 60 секунд эчендә сүтеп җыйса, сыер савучылар агрегатка уртача 5-6 минут сарыф итә. Светлана Кузьминаның кулына күз дә иярми. Ул, мәсәлән, аппаратны 4 минут 52 секундта сүтеп җыя алды.

    -- Фермада 23 ел эшлим, -- ди Светлана. Әни белән апа да сыер сава. Кечкенә чакта әнигә ияреп фермага бара идем. Аның эшен карап торырга яраттым. Булачак һөнәрне шунда ук сайлаганмын. Мин эшли башлаганда аппаратлар куллана башладылар. Кул белән саварга туры килмәде. Аппаратны күзне йомган килеш тә сүтеп җыя алам.

    Эшлиселәре килми

    Светлана – райондагы иң яхшы терлекчеләрнең берсе. Берничә тапкыр алдынгылар слетында бүләк тапшырганнар. Районда әлегә кадрлар бар. Тик менә терлек асраучы хуҗалыклар саны гына кими бара. Элек сыерын да, атын да асрадык, хәзер берни калмады, дип сөйли Светлана.

    – Әйе, проблема юк түгел,  ди район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов. – Безнең район беркайчан да терлекчелек районы булып саналмады. Күбесенчә иген культуралары игү белән шөгыльләнделәр, чөнки бик файдалы иде. Басуларда рапс, киндер, гәрчис, көнбагыш үстерделәр. Моннан 5-6 ел элек көнбагышны өч-дүрт хуҗалыкта гына чәчтеләр. Аннары барысы да игә башлады, шуннан соң бәясе дә төште. Ә менә ит белән сөткә бәя тотрыклы булды. Терлекчелек тә табыш китерә ала. Карагыз әле, дәүләт терлекчелек белән шөгыльләнергә теләүчеләргә никадәр ярдәм күрсәтә. «Гаилә фермасы», «Стартап», «ЛПХ», «Сөт фермасы» программалары эшли. Дәүләт 25 миллион сумга кадәр һәм аннан да күбрәк акча бирә. Кешеләр акча каян алыйк икән, дип аптырап утыра. Дәүләт бирә бит, алыгыз! Эшләргә теләгән кеше куркып тормый. Әмма эшлиселәре килми күрәсең. Авыл кешеләре сөтне кибеттән сатып ала. Сөт кенәме соң, бәрәңгене дә кибеттән алып кайта әле.

    Яшьләргә – яшел юл

    Фәргат Вагыйз улы сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгында хәлләр алай ук уфтанырлык түгел. Сергей Юрков хуҗалыгында эшләүче механизаторларның берсенә нибары 24 яшь. Егет шәһәрдән кайткан, хәтта сыер да сатып алган. Авылларда гаилә фермаларының саны артыр, халык терлекчелек белән шөгыльләнә башлар, дип өметләнәсе килә. Димәк, машина белән саву операторлары конкурсы да үткәрелеп торачак. Дөрес, катнашучылар саны ел саен кими, дип әйттеләр. Яхшы белгечләр җитмәгәннән түгел. Кайбер фермерлар сыер савучыларны конкурста катнаштырырга теләми. Янәсе, вакыт уздырып йөрүнең нигә кирәге бар. Болай итмисе иде. Ни өчен дигәндә, мондый конкурслар терлекчеләрне күп нәрсәгә өйрәтә, алар бергә җыелып тәҗрибә уртаклаша, эш серләре турында сөйләшә.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: