Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт

    Россия Президентының 1999 елның 31 маендагы Указы нигезендә, октябрь аеның икенче якшәмбесендә илебездә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Быел бу бәйрәм 12 октябрьгә туры килә. Бәйрәм алдыннан Спас районы башлыгы Камил Нугаев район халкын җылы котлады.

    Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне - ул гомер буе җиң сызганып туган ягы басуларында эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме, диелә котлауда. Бу кешеләр үзләренең фидакарь хезмәте белән икмәк үстерә, мал асрап табыннарыбызны баета.
    Крестьян хезмәте беркайчан җиңел булмады. Бу хакта ишетеп кенә белмисездер, чөнки районда яшәүче һәр кешенең дә тормышы авыл хуҗалыгы белән азмы-күпме бәйле. Бу тармак икътисадның табыш китерүче мөһим өлеше санала. Соңгы елларда зыянга эшләүче хуҗалыкларның саны, мәсәлән, сизелерлек кимеде. Монда инде, әлбәттә, тармак җитәкчеләренең роле зур, чөнки финанс кыенлыклары, һава торышының көйсезләнүенә карамастан, авыл туфрагы әйбәт уңыш бирсен өчен алар күп мәсьәләләрне хәл итәләр.
    Безнең район элек-электән үзенең мактаулы игенчеләре һәм терлекчеләре белән дан тотты. Аларның күбесе бәйрәм көнендә дә басуда яки фермада эштә булачак. Бездә, мәсәлән, авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 106 мең гектар, шуның 93,5 мең гектарын сөрү җирләре тәшкил итә.
    Бүген бездә күп нәрсәләр эшләнде, диелә котлауда. Язын 38,8 мең гектарга бөртекле культуралар чәчелде, шуның 37,2 мең гектарыннан уңыш җыеп алынды, 1240 гектардан кукурузны бөртеккә генә җыеп аласы бар. Озакламый бу эш тә тәмамланачак. Басулардан җыеп алынган ашлык 78,43 мең тонна тәшкил итә, эшкәрткәннән соң 75,4 мең тонна калды. Бу узган елга караганда 5 мең тоннага күбрәк. Елның һава торышы катлаулы килүен күздә тотканда, бу бер дә начар түгел.
    Алдагы кышлату чорына шартлы бер баш терлеккә күчереп исәпләгәндә 24,5 центнер тупас һәм сусыл азык берәмлеге, 34,8 центнер катнаш азыклар әзерләнде. Игенче киләсе уңыш турында көздән кайгырта башлый. Инде 21,5 мең гектарга көзге культуралар чәчелде, шуның 18,7 мең гектарын - бодай, 2,83 меңен арыш тәшкил итә. Арпа белән рапс орлыгы да туфракка иңдерелгән. План буенча каралган 48,5 мең гектар җирнең 43,3 мең гектары сөрелгән.
    Татарстанда аграр секторга, авылның социаль-икътисадый инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирелә. Моның уңай нәтиҗәләрен безнең район мисалында да күрергә мөмкин, диелә котлауда. Соңгы биш елда гына да республикадагы төрле программалар буенча районда уннарча чакырым юллар, яңа клублар, фельдшер-акушер пунктлары, спорт мәйданчыклары төзелде, мәктәпләр, медицина амбулаторияләренә капиталь ремонт ясала. Боларның барысы авыл кешеләре өчен кирәк. Бу кеч крестьян (фермер) хуҗалыкларына үсәргә ярдәм итә. Ярдәмче хуҗалыклар төзү һәм аларны үстерү буенча безнең район республикада алдынгы урынны били.
    Сүз дә юк, безнең төп байлыгыбыз - авыл кешеләре. Күпләре үз эшләрен намус белән башкаралар, табыннарыбызны икмәкле итү өчен тырышлыкларын кызганмыйлар. Үзләренең хезмәтен кырыс Бөек Ватан сугышы елларында башлаган авыл хуҗалыгы ветераннары да бары рәхмәт сүзләренә генә лаек. Алар әле дә сафта, туплаган бай тәҗрибәләрен яшьләр белән теләп уртаклашалар.
    Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче кешеләргә зур рәхмәт. Бәйрәм алдыннан рәхмәт сүзләрен намуслы хезмәтләре өчен һәр авыл кешесенә җиткерәм, аларга тынычлык, уңышлар телим, дип ассызыклана котлауда. Кояш та кирәк вакыта яктыртсын, яңгырлар да вакытында яусын, чөнки бу авыл кешесе өчен аеруча мөһим. Һәр табынның түрендә кызарып пешкән ипи торсын, исәнлек, саулык, иминлек барыгызга да!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: