Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Көзге чәчүгә – ныклы контроль

    Безнең районда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, башка ведомстволар катнашында көзге культураларны чәчү, туфракны эшкәртү һәм чәчүлек орлыгын саклау мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды. Семинар эшендә Министрлыкның район идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, якын-тирә районнарның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, инженерлар һәм агрономнар катнашты.

    Олег ПАХОМОВ
    Бу семинар күптән түгел Зәй районында үткән республика чарасы һәм аннан соң үткәрелгән зона киңәшмәләренең дәвамы булды. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы игътибар үзәгендә тора. Соңгы вакытларда чит илләр авыл хуҗалыгы продукциясенә эмбарго кертелгәннән соң, авыл хезмәтчәннәренең эше аеруча әһәмиятле төс алды. Хәзерге вакытта агротехника чараларын үткәрүгә бигрәк тә зур игътибар бирелә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов семинарда катнашкан җитәкчеләр һәм авыл хуҗалыгы белгечләре алдында ясаган чыгышында моңа нык басым ясады. 2010 елдан алып, һава шартлары бер дә игенчене сөендерерлек түгел, шунлыктан туфрак елдан-ел үзенең файдалы сыйфатларын югалта. Гектардан 22 центнер уңыш алына, ләкин бу югары күрсәткеч түгел. Регионның алга киткән авыл хуҗалыклары тәҗрибәсе бер үк төрле шартларда бездә дә югары уңыш җыеп алырга мөмкин булуын күрсәтә. Көзге культураларга килгәндә исә, аларның мәйданын арттыру уңышның һава шартларына бәйлелеген киметергә мөмкинлек бирә, чөнки уҗым культуралары, кагыйдә буларак, уңышны мулрак бирә. Шуңа күрә уҗым культуралары барлык мәйданнарның кимендә 40 процентын алып торырга тиеш.
    Шулай ук уҗым культураларын эшкәртү технологиясенә игътибарны киметергә ярамый, туфракны төп эшкәртүгә өстенлек бирергә кирәк. Көзге культуралар алдыннан нәрсә чәчелүе бик мөһим, аны дөрес сайларга кирәк, алар арасында иң начары - арпа белән сабан бодае. Соңгы елларда элиталы сортлы һәм оригиналь чәчүлек орлыкларын куллану да проблемага әйләнде. Хәзер чәчүлек фондын мондый орлыклар белән тулыландыручылар аз. Бу безнең районга да хас. Кайбер районнарда елдан-ел күчеп бара торган чәчүлек запасы да кими. Быелгы уңышны чәчүлек итеп файдаланганда шуны онытмаска кирәк - уңышны җыеп алганнан соң аларның өлгерү срогы аз дигәндә дә 30 көн, моны үтәмәгәндә орлык тиешле кондициягә җитә алмый. Чәчүлек орлыгын корткычларга каршы эшкәртү, минераль ашламалар куллануга да зур игътибар бирү таләп ителә. Боларның барысы да югары уңыш алу шарты булып тора.
    Үз чыгышында Министрлыкның инженер-техник бүлеге урынбасары Тәлгат Таһирҗанов булган техникадан нәтиҗәле файдалану мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирде. Игенчеләргә туфракны өстән эшкәртү алымыннан төп сөрүгә күчү кирәклегенә басым ясады, чөнки агрегатларны куллану бары тик участокны чүп үләннәр белән чүпләүгә генә китерә. Төп эшкәртү өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Мәсәлән, хуҗалыкларда иске сабан рамнары җитәрлек. Хәзер яңа стойкалар кулланып, аларны яңартып ясаучы агрофирмалар бар. Алар башкарган эш өчен ашлык белән түләсәләр дә риза. Шулай ук орлыкларны туфракка тигез чәчү мәсьәләсе дә килеп чыкты. Кайбер районнарның чәчү комплексларында (шул исәптән Спас районында да) чәчүне контрольдә тоту системасы булмаганлыктан, шытымнар тигез тишелми, ә бу булачак уңышка тискәре йогынты ясый. Мондый системаны куючы махсус фирмалар бәяне ашлык белән алырга да риза.
    Республика җитәкчеләре тармакны яңа техника белән тәэмин итү өчен көченнән килгәннең барысын да эшләргә тырыша. 40х60 программасы буенча быел 1 миллиард сумга якын субсидия түләнгән, озакламый бу максатлар өчен тагын 350 мең сумга якын акча тотылачак. Ягулык-майлау материалларына льготалар өчен дә лимитлар арттырылачак.
    ТР "Россельхознадзор" ФДБУ филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев республика кырларын чүп үләннәр басуы турында сөйләде. Бу проблеманы хәл итү юллары бар. Иң мөһиме - көзен кырларны гербицидлар белән эшкәртергә кирәк. Хуҗалыклар яз көне бу агрочараны соңга калып кулланалар, шунлыктан аның нәтиҗәсе бермә-бер кими, ә көзен аны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга мөмкин.
    Перспективалы сортлы чәчүлек орлыкларны файдалану һәм сыйфатлы чәчүлек материалы әзерләү турында "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров сөйләде. ТР Россельхознадзор идарәсе бүлеге җитәкчесе Рамель Каюмов орлыкчылык өлкәсендә законнар һәм үсемлекләр карантинына таләпләрне үтәү белән таныштырып үтте. Башка белгечләр дә үз чыгышларында актуаль мәсьәләләр турында сөйләделәр.
    Семинарның турыдан-туры басуда оештырылган практик өлеше аеруча файдалы булды. Семинарда катнашучылар игътибарына туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларының гына да егермедән артык төре күрсәтелде. Бу техниканы семинарга "Болгар" Востокзернопродукт", "Болгар Арыш" җәмгыятьләре, шул тирәдәге крестьян (фермер) хуҗалыклары җентекләп әзерләделәр. Министрлыкның механикалаштыру бүлеге вәкилләре аларны эштә ничек итеп җитештерүчән файдаланырга кирәклеге һәм хәзерләү үзенчәлекләре белән якыннан таныштырдылар. Татарстан регионара ветеринария лабораториясе белгечләре кукурузның гибридлыгын һәм экономик файдасын ничек дөрес билгеләргә кирәклеге турында сөйләделәр, ә "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциясе вәкилләре орлыкларны эшкәртүнең практик сорауларына җавап бирделәр.
    Семинарда берничә тапкыр югары уңыш алырга омтылучылар гына үз максатларына ирешәләр, дип басым ясалды. Тирән белемең һәм практик күнекмәләрең булмаса, хәзерге заман шартларында яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: