Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Кышын ял итәрбез…”

    Быелгы корылык шартларында да Дала Йорткүлендәге Рузалия Минһаҗева крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары басуларда ярыйсы гына уңыш үстерделәр.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ.

    Язын игенчеләр чәчүне тиз һәм технология таләпләренә туры китереп башкарып чыксалар да, бөртекле культуралар уңышы башка еллардагы кебек куандырырлык түгел: сабагы кыска, башактагы бөртекләр дә карап торышка бик вак.

    -Туфракта дым җитешмәү сәбәпле ашлык уңмады, - ди хуҗалык башлыгы Рузалия Минһаҗева. - Кызганыч, кешенең күктән яңгыр яудырырга кодрәте җитми. Булган кадәресе белән канәгатьләнергә туры килә…

    Хуҗалыкта бөртеклеләр 600 гектар тәшкил итә. Механизаторлар быел да җаваплы имтиханга җитди әзерләнгән. Дөрес, августта явып узган яңгырлар урак агрегатлары эше темпларын киметсә дә, кояшлы көннәрдә игенчеләргә икеләтә көч куярга туры килгән. 150 гектарда үстерелгән арпаның гектарыннан уртача 24 центнер бөртек чыкса, сабан культураларыннан нибары 10-12 центнер гына уңыш җыелган. Һәр елдагы кебек, быел да уракта Николай Сапунов өлгерлек күрсәткән. Тәҗрибәле механизатор техниканың кадерен белә, аннан һәрчак нәтиҗәле файдалана. "Дон-1500" комбайны белән көн саен 40 тоннадан артык ашлык суктыруга ирешкән.

    - Кыр корабы белән басу киңлекләрен иңләгәндә күңел һәрчак күтәренке,- ди Николай Александрович. - Үз хезмәтебезнең җимешләрен җыябыз бит. Эш җитәрлек, кышын иркенләп ял итәрбез…"

    Уракта катнашучы башка комбайнчыларның да нәтиҗәләре куандырырлык. КамАЗ машинасын йөртүче Минтаһир Шәйхетдиновка, мәсәлән, иртәдән кичкә кадәр басудан ашлык ташырга туры килгән. Түбәсе ябулы ындыр табагына кайтарылган бөртекне көшелләрдә озак тотмаганнар: машинист Фәрит Мөхетдинов җитәкчелегендә ындыр табагы эшчеләре икмәкне сортировка аша чыгарып келәтләргә ташыганнар. Ашлык нәрәсәгә, нинди максатларда тотылачак - болар барысы да махсус журналга теркәп барылган.

    Быел хуҗалыкның бөтен коллективы тырышлыгы белән басулардан 800 тоннадан артык иген җыеп алынган. Хуҗалык лизинг буенча алынган авыл хуҗалыгы машиналары өчен да кирәк кадәр ашлык тапшырып бурычын каплаган. Эшчеләргә бушлай берәр тонна бирелгән. Кырдагы бөтен эшләр тәмамлангач, тагын вәгъдә иткәннәр. Урып-җыюда әйбәт күрсәткечләргә ирешүчеләргә премияләр дә тапшырылган. Узган ел, мәсәлән, кайбер комбайнчылар 60 мең сумлап хезмәт хакы алган. Авыл өчен бик зур акча бу.

    Хуҗалыкта көзге чәчүне дә вакытында тәмамлаганнар. Быел 200 гектарга арыш чәчелгән. Ни өчен әлеге культурага өстенлек бирелгән дигәндә, коры килгән елларда да Йорткүл басуларында арыш башка көзге культураларга караганда да күбрәк уңышы белән сөендерә. Язгы чәчүгә дә орлык җитәрлек әзерләп куелган. Терлек азыгына да кытлык булмаска тиеш. Алдагы кышлату чорына 700 тонна сенаж, 500 тонна печән, 400 тонна салам тупланган. Ашлык фуражы да җитәрлек.

    Механизаторлар бераз ял иткәннән соң техниканы кышкы саклауга куярга керешәчәк. Аннан соң әле малларны кышлату чорына күчергәнче, абзар-кураларны да тагын бер кат күздән кичереп чыгасы барү Дөрес, биналарны җәен үк тиешенчә тәртипкә китергәннәр, анысы. Шулай да, кышын җитди проблемалар килеп чыкмасын өчен, барысын да алдан әзерләп куюың хәерлерәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: