Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Екатериновка терлекчеләре кышка әзер

    Екатериновкадагы Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы терлекчеләре һәр кышны тулы хәзерлек белән каршылыйлар. Менә быел да малларга җитәрлек итеп азык әзерләнгән, ферма бинасы яхшылап ремонтланган. Коллективта һәрвакыт дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә, киңәшләшеп эшлиләр. Атап әйткәндә, биредә терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
    Малларны әле бер атна элек кенә җәйге лагерьдан җылы абзарга күчергәннәр. Сөтлебикәлә-рне кышлату урынына алып кайтканчыга кадәр, биредә барысын да тәртипкә китергәннәр - бинаның эчке һәм тышкы ягын агартканнар, ишек һәм тәрәзәләрне җылытканнар, транспортерның кайбер звеноларын ремонтлаганнар. Кышын җитди проблемалар килеп чыкмасын өчен барысы турында да алдан кайгыртканнар. Тирә-якта тәртип һәм чисталык булганда, эш тә җайлы бара, диләр бит.
    Иртәнге савымга керешер алдыннан, терлекчеләр фермадагы кызыл почмакта җыелалар. Биредә ярыйсы гына шартлар тудырылган. Мәсәлән, диванга утырып телевизор карарга, түрдәге самавырны кайнатып чәйләп алырга да була. Кайвакыт ил-көн яңалыклары, борчыган проблемалар турында сөйләшергә, шаяртып-көлешеп алырга биш-алты минут вакыт җитә. Шуннан соң саву аппаратлары гөрелтесе ишетелә башлый….
    - Коллективта очраклы кешеләр юк, - ди хуҗалык башлыгы Ленар Гыйниятуллин. - Эшне күңел биреп, җаваплылыкны тоеп башкаралар. Моңарчы беркайчан сынатканнары булмады…
    Хуҗалык башлыгы бу очракта беренче чиратта сыер савучылар Гөлшат Гыйниятуллина, Люция Әүхәдиева, Ләйсән Нуриева, Гөлсинә Гыйниятуллина һәм Алсу Абдрахманованы, фермада күп еллардан бирле эшләүче башка терлекчеләрне күздә тота. Люция Әүхәдиева, мәсәлән, моннан өч ел элек лаеклы ялга чыкса да, эшләвен дәвам итә. Яшь таналарны саварга өйрәтүче Галина Буторова да бары мактауга гына лаек. Коллективта шулай ук терлекчеләр Сергей Гадалов, Владимир Дербенев, Айрат Гыйльманов, Рамил Абдрахманов та үз бурычларына намуслы караулары белән ихтирам казанганнар.
    Эшне белеп һәм оста итеп оештырганда терлекчелек тармагы ел әйләнәсендә ярыйсы гына табыш китерә. Хуҗалык уңганнары да моны аңлый һәм сөт җитештерүне арттыру өчен булган мөмкинлекләрдән файдаланырга тырыша. Җәйге айларда, мәсәлән, көн саен ике тоннадан артык сөт тапшырганнар, бу көннәрдә исә Әлки районы эшмәкәренә 1300 тонна тирәсе саталар. Хуҗалыкта бу эшмәкәр белән инде күптән килешү төзелгән, шуның нигезендә продукцияне үзе алып китә. Сөтнең һәр килограммы өчен 16 сум акча түли. Начар түгел. Сыер савучыларның айлык уртача хезмәт хакы да унҗиде мең сумнар тирәсе тәшкил итә. Димәк, продукцияне күбрәк җитештерү беренче чиратта хезмәт хакы күләмендә чагылыш таба. Бу көннәрдә терлекчеләр һәр сыердан уртача 10 ар килограмм сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда ике килограммга күбрәк.
    Хуҗалык башлыгы сүзләренә караганда, кыш озын булса да, борчылырлык сәбәпләр юк. Печән узган елгыдан күбрәк әзерләнгән, сенаж да җитәрлек, яшь бозауларга дип яфрак та җыеп киптергәннәр, фураж кытлыгы да булырга тиеш түгел. Иң мөһиме - кешеләрдә эшкә теләк бар. Бу инде коллектив алдында торган бурычларны хәл итү мөмкинлеге тудырачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: