Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Чын хуҗа киләчәк турында уйлый

    Татар Такталы авылында яшәүче Илмир Гайнуллинның гаилә фермасы районда иң эреләрдән санала. Хуҗалык башлыгы әле тагын малларның баш санын арттыру турында уйлый.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
    Гайнуллиннарның ындыр табагы чаклы ишегалдына аяк басу белән мондагы тәртип һәм чисталыкны күреп бермәлгә хәйран да калдым. Һәр нәрсәнең үз урыны бар, кирәкле әйберне җир кырып дигәндәй эзләп йөрисе түгел, барысы да күз уңында гына тора. Чын, кайгыртучан хуҗаның ул шулай булырга да тиеш. Тәртип хөкем сөрә икән, димәк эшләре дә көйле бара, дигән сүз.
    Гаиләнең төп горурлыгы - әле шушы язда гына төзелгән яңа ферма бинасы, дисәң, һич арттыру булмас. Гайнуллиннар бу хакта күптән хыялланган, әмма хәзер, тормышлар көннән-көн үзгәреп торганда, теләкне алай тиз генә чынга ашыру җиңел түгел. Җитәкчеләр кабинеты бусагасын шактый таптагач, быел гаилә фермаларына финанс ярдәме күрсәтүне күздә тотып кабул ителгән район программасы нигезендә һәм республика программасы буенча алынган грант акчасы исәбенә хыялны чынбарлык итү мөмкинлеге туган. Дөрес, тиешле документларны рәсмиләштерү дә шактый вакытны алган. Монысына гына түзгәннәр. Төзелеш эшләре исә якынча 900 мең сумга төшкән.
    Гайнуллиннар бүген 37 савым сыер һәм 26 баш мөгезле яшь терлек асрыйлар. Озынлыгы - 30, киңлеге исә 11 метрны тәшкил иткән яңа абзар барысы 54 башка исәпләнгән. Иркен, якты абзардагы тәртипкә дә игътибар итми мөмкин түгел. Биредә ял итү урыны булдырылган, кечерәк мич чыгарып куйганнар, хәтта гөлләр дә үсеп утыра. Башка фермаларда моның берсен дә күрмәссең.
    - Ходайның биргәненә шөкер, - ди Илмир. - Инде менә үз гаилә фермабызны булдырып, үзебез өчен тырышабыз...
    Гайнуллиннар сөт җитештерүнең файдалы булуына үз тәҗрибәләреннән чыгып тагын бер кат инанганнар. Узган ел, мәсәлән, сөт сатудан 300 мең сумнан артык табыш алганнар. Былтыр сөтнең сатып алу бәясе 10 сумнан бераз гына югары булган. Быел исә көн саен Гусиха авылы эшмәкәренә 15 сум исәбеннән 200 литр тапшыралар. Димәк, табыш та күбрәк булачак. Шунысын әйтергә кирәк, бу елның унбер аенда гына да инде 50 тоннадан артык продукция сатканнар. Бу райондагы гаилә фермалары арасында иң яхшы күрсәткеч.
    Көз башларында Гайнуллиннар 2 тонна 800 килограмм ит сатып та 500 мең сумнан артык табыш алган. Тагын берничә баш терлек симертәләр. Килосын 200 сумнан да кимрәккә сатмаган очракта, алынган барлык керем 800 меңнән дә азрак булмаска тиеш. Һәрхәлдә, шуңа өметләнәләр. Авыл өчен бу зур акча, аның һәр тиенен Гайнуллиннар үз көчләре белән эшләп табалар.
    Һәр елдагыча, малларны кышлату чорына бар шартны туры китереп әзерләнгәннәр. Хуҗалыкларында нибары бер Т-16 тракторы һәм ат кына булса да, 150 төргәк болын печәне, 100 төргәк салам, 35 тонналап ашлык запаслары бар. Боларның барысы да апрель азакларына кадәр җитәргә тиеш. Рәхәтен күрергә генә язсын.
    Гайнуллиннар хуҗалык, ферма эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләрнең барысын да үз көчләре белән хәл итәргә тырышалар. Дөрес, азык әзерләгәндә дуслары һәм танышларының да булышлыгын күп тоялар. Иртәнге биштә үк инде барысы бергә җиң сызганып сыерларны савуга керешәләр. Саву аппараты эшне сизелерлек җиңеләйтсә дә, малларны карап, яшь бозауларга сөт эчерткәнче шактый вакыт уза. Шуңа күрә ашыгырга туры килә, чөнки Илмирның әнисе Гүзәлия һәм сеңлесе Әлфирәнең әле бит Антоновка авылына барасы бар. Әнисе шушы мәктәптә балаларга белем бирә, ә менә сеңлесе 11нче класста укый. Әтисе Рәис белән өйдә калган Илмир көн дәвамында әллә никадәр эш башкарырга өлгерәләр. Кулларыннан килмәгән эш юк үзләренең, кирәксә тәмле итеп аш та пешереп куялар.
    Гайнуллиннар зарлана торган кешеләр түгел. Шулай да урамдагы юлларның начар булуына борчылуларын белдерми кала алмадылар. Үзәк урамдагы беркадәр арага вак таш түшәлсә дә, язын һәм көзге айларда ул яши торган йорт каршында һәм башка урамнарда хасил булган тездән пычракны бернинди транспорт белән дә ерып үтәрлек түгел. Моның кыенлыгын авыл халкы да, сөт җыярга килүчеләр дә яхшы беләләр. Урамнарны яктырту мәсьәләсе хәл ителгән, юлларны да рәтләсәләр, халыкның бер мәшәкате кимер иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: