Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бөтенесен үз көчләре белән башкаралар

    Узган чәршәмбедә Екатериновкадагы Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы базасында узган хуҗалык җитәкчеләре семинар - киңәшмәсендә малларны кышлату белән бәйле мәсьәләләр каралды һәм киләсе елга төп бурычлар билгеләнде.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
    Терлекчеләр алдында торган бурыч бер - продукция җитештерү темпларын арттыру. Шуңа күрә, семинарны ачып, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Рәфис Мөхәммәтов киләсе елда республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы сөт һәм ит җитештерүне аерым контрольгә алачак, дип басым ясап әйтте. Аеруча продукциянең сыйфатына зур игътибар биреләчәк. Сер түгел, республиканың күпчелек фермаларында, шул исәптән бездә дә, сөтлебикәләрнең лейкоз белән авыру очраклары күзәтелә. Бу борчу тудыра, шуңа күрә әлеге һәм башка авыруларны ачыклау максатында тикшерүләр уздырылачак. Әгәр нәтиҗәләр расланса, мал хуҗасына тиешле справка - белешмә биреләчәк. Бу очракта инде сөт һәм итне ансат кына сатып булмаячак. Бу бик җитди мәсьәлә, аңа җаваплы карарга кирәк.
    Ел азагында бергә җыелып сөйләшү өчен Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгы сайлануы очраклы түгел. Фермадагы мөгезле эре терлекләрнең баш саны 198 гә җитә, шуның йөздән артыгы - савым сыерлар. Кышлыкка мул азык запасы тупланган, терлекчелек бинасын һәрвакыт тәртиптә тоталар. Коллективта еллар дәвамында сыналган кешеләр эшли, аларның айлык хезмәт хакы 12 мең сумнан артып китә. Җәйләрен тагын да күбрәк алалар. Биредә терлекчеләргә тиешле шартлар тудыруга зур игътибар бирелүе турында да әйтергә кирәк. Мәсәлән, мондагы ял бүлмәсе күпләрне кызыктырырлык. Иркен бүлмәдә җылы һәм якты, бушаган арада телевизор карарга, газеталар укыштырып алырга, самовар кайнатып чәй эчәргә мөмкин. Терлекчелек почмагы булдырылган, анда яшь малларны ашату, ясалма сөт ясау буенча киңәшләр бирелгән, үтәлергә тиешле башка норматив актлар китерелгән.
    - Ферма буенча уртача савым 15 килограмм тирәсе тәшкил итә, - ди Ленар Илгиз улы. - Малларның байтагы ташлатты, шушы араларда гына биш сыер бозаулады. Сөт артырга тиеш …
    Бу араларда, мәсәлән, көн саен 1100 килограмм сөт саталар, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 400 килограммга күп. Ленарның сүзләренә караганда, продукция җитештерүнең артуында бер сер дә юк. Барысы да биредә эшләүчеләрнең тырышлыгына гына бәйле. Сыерларны орлыкландыру эше дә әйбәт оештырылган, савым көтүен үзләре үстергән таналар исәбенә тулыландыралар. Шунысын да әйтергә кирәк, фермадагы күп процесслар механикалаштырылган, бу исә терлекчеләр эшен күпкә җиңеләйтә.
    Семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясап, ферма хуҗасы алда торган максаты турында да әйтеп үтте. Баш санын 300 гә кадәр җиткерү турында уйлый ул. Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек, коллектив та сынатырга тиеш түгел. Аның фикеренчә, ферма нәтиҗәле эшләргә һәм табыш китерергә тиеш. Әлеге максаттан чыгып, янәшәдәге иске бинаны ремонтларга җыена. Гомуми нәтиҗәләргә уңай тәэсир итәргә тиешле башка уй-планнары да юк түгел.
    Кайбер айларда Гыйниятуллин файдаланган электр энергиясе өчен 60 мең сумга кадәр акча түли, шуңа карамастан, хезмәт хакы буенча бурычы юк, Пенсия фондына һәм башка фондларга взносларны вакытында күчереп бара.
    - Бу ферма терлекчеләренең эшенә гел сокланам, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында район башлыгы Камил Нугаев. - Кайчан гына сугылсаң да, һаман нидер эшлиләр һәм төзиләр. Бөтенесен үз көчләре белән башкаралар. Беркайчан зарланганнарын ишеткәнем юк. Башкалар да алардан үрнәк алсын иде…
    Семинарда шулай ук район ветеринария берләшмәсе белгечләре дә чыгыш ясады. Алар малларның лейкоз, шул исәптән туберкулез белән авыру очракларын кисәтү өчен тиешле киңәшләрен бирделәр. Профилактика максатларында төп кагыйдәләрне, тукландыру рационын төгәл үтәргә, авыру сыерларны икенче бер бинада асрарга кирәк. Хуҗалык җитәкчеләре фермадагы шартларның тиешле нормаларга туры килерлек булсын өчен барлык чараларны күрергә тиеш. Шул очракта гына төрле авыруларга чик куярга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: