Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Болгарда дуңгызларның Африка чумасы очрагы ачыкланды

Район халкына дуңгыз ите һәм терлек азыгы сатып алудан тыелырга кирәк.

Кичә Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокинның эш бүлмәсендә чираттан тыш киңәшмә уздырылды.

Болгарда дуңгызларның Африка чумасы очрагы теркәлгән. Зәхмәт шәхси хуҗалык терлекләре арасында ачыкланган.

Зарарланган дуңгызлар юк ителергә тиеш. Хәзерге вакытта авыруның каян килеп чыгуын ачыклау буенча тикшерү бара. Казан шәһәреннән махсус комиссия килде.

Чума вирусы безнең районга кыргый җанварлардан яки терлек азыгы белән килеп эләккән дип фаразлыйлар.

Дуңгыз асраучы хуҗаларга терлекләрне урамга чыгармаска, барлык профилактика чараларын күрергә кушылган.

Хуҗалыкта дуңгыз үлү очрагы булса, мәетне чыгарып ташлау тыела. Авыру таралмасын өчен, кичекмәстән ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыру һәм шикле терлекләрне урында юк итү күздә тотыла.

Спас районы халкына кулдан дуңгыз ите һәм терлек азыгы сатып алу тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев