Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Җәйге киеренкелек кимеде

Бу көннәрдә Айсылу Мөхәммәтова крестьян (фермер) хуҗалыгының Үрнәк бүлеге игенчеләре көзге мәшәкатьләр белән яшиләр.

Дөрес, сентябрь аенда басуларда җәйге киеренкелек кими төште.

Хәзер игенчеләргә сабан бодаен һәм рапс культурасын җыеп аласы, көзге чәчүне тәмамлыйсы һәм туңга сөрү эшләрен башкарып чыгасы бар. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар аркасында ашлык уру комбайннары һәм чәчү агрегатлары басуга чыга алмый, шуңа күрә уңай вакыт кулдан ычкындырыла. Көннәр уңайланып китү белән механизаторлар шунда ук эшкә тотыналар.

Реклама

Хуҗалыкта туңга сөрү эшләре белән Василий Лифантьев, Максим Дорофеев, Фәнил Кашапов, Заһир Динмөхәммәтовлар шөгыльләнә. Тәҗрибәле игенчеләр яхшы гына күрсәткечләргә ирешеп эшлиләр. Заһир Динмөхәммәтов биредә күптән түгел генә эшли башласа да, үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте. Куәтле К-700 тракторында ул һәр көнне 18-20 гектар җир эшкәртә. Башка механизаторлар да сынатмыйлар. Аларның максаты - уртак тырышлык белән үстерелгән игеннәрне җыеп бетерү һәм көзге эшләрне тәмамлау.

Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айсылу Мөхәммәтова крестьян (фермер) хуҗалыгы көзге мәшәкатьләр