Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Язгы чәчүгә озак калмады

Танкеевкадагы Равил Бакиров крестьян (фермер) хуҗалыгында техниканы язгы кыр эшләренә хәзерләү тулы көч белән бара.

Тракторларның, чәчкечләрнең, культиваторларның, тырмаларның күпчелеге көздән үк ремонтлап куелса да, аны кырга чыгарыр алдыннан тагын бер кат җентекләп карап, кимчелекләрне бетерергә кирәк. Мәсәлән, тракторларның маен һәм фильтрларын алыштырасы, башка вак-төяк эшләрне башкарасы бар.
Техникада тәҗрибәле механизаторлар эшли, димәк, аларның үз бурычларын җиренә җиткереп башкаруларына шик юк. Николай Овечкин үзенең ДТ-75 тракторы белән дым каплатуда булачак һәм чәчүгә чыгачак, Т-150 тракторын иярләгән Виктор Тареев белән Николай Шемуратов, МТЗ-80дә Яков Семенов тырмалау һәм культивация белән мәшгуль булачак. Сергей Семенов үзенең МТЗ-80 тракторында күпьеллык үләннәрне тырмалагач, ике чәчкечле агрегат белән чәчүгә тотыначак, шундый ук тракторда Хәбибулла Хисаметдинов ашламалар һәм чәчүлек орлык ташырга тиеш. Ә ашламаны кырга тарату һәм чәчкечләргә ашлык салу МТЗ-80 белән идарә итүче Алексей Лукашовка ышанып тапшырылган.
Барлыгы хуҗалык механизаторларына 940 гектар җиргә ашлык чәчәргә кирәк булачак, аларның 100 гектарына - арыш, 180 - арпа, 120 гектарын карабодай чәчелә.
Хуҗалык җитәкчесе билгеләп үткәнчә, механизаторлар язгы кыр эшләренә әзер диярлек. Хәзер алдан акчасы түләп куелган ашламаларны алып кайтуларын көтәләр, ягулык та җитәрлек хәзерләп куелган. Җирләр азрак кибеп, һава торышы әйбәтләнгәч, игенчеләр шунда ук кырга чыгарга җыеналар.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев