Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Техника чәчүгә әзер

Тәлгат Шабанов крестьян (фермер) хуҗалыгында язгы чәчүгә чыгар алдыннан тракторларны һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы ышанычлы эшләсен өчен тагын бер тапкыр тикшереп чыгалар.

Тәлгат Җамалетдинов
Барлык техника тупланган механика мастерскоенда эш шартлары начар түгел, монда урамнан күпкә җылырак. Аграмак механизаторлары моңа да риза. Кышкы салкын көннәрдә туңып йөрмәс өчен, техниканы көзге кыр эшләре бетүгә үк ремонтларга тотынганнар. Гадәттә, язга техниканың 80 проценты әзерлек сызыгына куела.
- Бу әле механизаторлар яз көне эшсез утыра дигән сүз түгел, - ди хуҗалык җитәкчесе Тәлгат Әнвәр улы. - Алар ремонтны бетерәләр, машиналарны тагын бер тапкыр тикшереп карыйлар.
Хуҗалык коллективы зур түгел, ә чәчү мәйданнары, көзге арыш белән бодайны исәпкә алмаганда, 500 гектар чамасы. Шуңа күрә тракторларны ремонтлауга аерым игътибар бирелә. Ике ДТ-75, МТЗ-80, КамАЗ көздән үк сыйфатлы итеп ремонтлап куелган. Александр Бухлов, бертуган Сергей һәм Артем Кудряшовлар, Николай Барабанов һәм башкалар бу эшне уңышлы башкарып чыгалар.
Тагылма инвентарьлар да тулысынча әзер. Озакламый бер чәчү комплексын, тырмалау агрегатын һәм культиваторларны соңгы тапкыр тикшереп чыгарга тиешләр. Кимчелекләр шунда ук бетерелә. Болай эшләмәсәң, кырга чыккач, техника ремонтлап торырга вакыт юк.
Һава торышын фаразлауларына караганда, майда яңгырлар яварга тиеш. Болай булса, игенчеләр узган елгыдан артыграк уңыш алырга өметләнәләр. Моның өчен хуҗалыкта күп нәрсәләр эшләнә. Складларда кондицияле чәчүлек материалы җитәрлек күләмдә тупланган. Чәчкәндә үк җиргә минераль ашламалар кертеләчәк. 180 гектар мәйданны алып торган көзге арыш һәм бодай җирләре дә тиешенчә тукландырылырга тиеш. Механизаторлар бөртекле культураларның уңышын арттыра торган башка агротехника чараларын да кыска вакытта башкарып чыгарга җыеналар.
Хуҗалык җитәкчесе әйтүенә караганда, коллектив игенчеләре моның күпме тырышлык таләп итүен яхшы аңлый, алар соңгы вакытта көйсез һава шартларына да әзер.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев