Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Оешманың тырыш эшчеләре

"Болгар Арыш" җәмгыяте объектлары бөтен районга таралганлыктан, машина йөртүчеләр Фәргать Гатауллин һәм Минтаһир Шәйхетдиновка төрле йөкләрне шул хуҗалыкларга ташырга туры килә. Алар бу эшне җиренә җиткереп башкаралар.

Фәргать Гатауллин бу агрофирмада ул оешканнан алып - дистә елдан артык хезмәт куя. Ә гомуми шоферлык стажы инде өч дистә елдан артып киткән. Техникага мәхәббәт аңа әтисеннән күчкән, күрәсең. Фәрит Сөнгать улы Ямбакты авылында башта бензовозда, аннары бригадир һәм хуҗалык управляющие булып эшли. Тупланган тәҗрибәсе, осталыгы Фәргатькә һәрвакыт эшендә ярдәм итә.
Ә ел әйләнәсендә мондый рейслар аз булмый. Язгы чәчү вакытында, шоферлар чәчүлек орлыгы һәм ашламалар ташыйлар, аннары печән өсте һәм сенаж хәзерләү чоры җитә. Урып-җыю чорында ашлыкны хуҗалык амбарларына һәм икмәк кабул итү предприятиесенә ташып торалар. Кыр сезоны моның белән генә бетми. Көз җиткәч, аларга вакланган кукуруз массасын һәм көнбагыш ташырга туры килә. Кышын да Фәргать машинасы эшсез тормый.
Терлекчелек фермасына Нурлаттан жом, Ульяновск шәһәреннән сыра заводы калдыклары алып кайта. Агрофирма объектларында даими рәвештә ремонт һәм реконструкция эшләре бара, шуңа күрә төзелеш материаллары да күп ташыла.
Минтаһир Шәйхетдиновның да шоферлык тәҗрибәсе аз түгел. Кайчандыр агрофирмадан эштән китеп торса да, хәзер яңадан монда әйләнеп кайтып, үз эшен дәвам итә. Хәзерге вакытта Минтаһир башка шоферлар белән бергә вакланган кукуруз массасы ташый. Бу культура шактый зур мәйдан биләгәнлектән, көненә берничә рейс ясарга туры килә. Техниканы даими карап торганлыктан, шоферлар җитештерүчән эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев