Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Апк: эшләр, проблемалар

Алдынгылардан калышмаска кирәк

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре мәгълүматларына караганда, 2013 елда район буенча авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү уртача 3 процентка арткан.

Күп булмаса да, алга китеш күренеп тора һәм монда Александр Планин, Ольга Семушкина, Дамир Хәмидуллин, Мөнирә Хәйдарова, Сергей Юрков, Ленар Гыйниятуллин кебек фермерларның тырышлыкларын әйтеп үтәргә кирәк. Ә менә Зөфәр Минһаҗев, Акоп Багдасарян, Ашот Шахназарян хуҗалыкларына төп күрсәткечләрне яхшырту буенча шактый эшләргә кирәк.

Хәзерге вакытта безнең районга 200 баш нәселле таналар алып кайту өчен хәзерлек эшләре алып барыла. Яшь терлекләрне үткән чорда югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм аларны асрау өчен яхшы шартлар булган хуҗалыклар арасында бүләчәкләр. Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта күпләр искергән терлекчелек комплексы биналарын ремонтлыйлар, яңа гаилә фермалары төзиләр.

Иң мөһиме - күп кенә фермерлык хуҗалыклары салымнарны вакытында түләп баралар, эшчеләргә тулы күләмдә хезмәт хакы түлиләр.

Уңай яклар белән бергә, ит һәм сөт җитештерүдә хәлләр киеренке кала. Аны яхшырту өчен бөтен шартлар да бар, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең бөтен көче шуңа юнәлдерелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе авыл хуҗалыгы продукциясе фермерлар