Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Блог

Көтмәгәндә, уйламаганда...

⠀⠀⠀

Кешегә бәхет көтмәгәндә килә, диләр. Кыен хәлдә калучыларга бөтенләй уйламаган вакыттта ярдәм кулы сузучылар бар. Кеше мондый ярдәмне беркайчан онытмый, еллар узгач та әле искә алып сөйли.


Шундый истәлекләрнең берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
— Бу хәл күптән булды, ул чакта әле шәһәрдәге ит комбинаты да эшли иде әле, — дип сөйләде бер танышым. — Ит комбинаты каршындагы кибеттән дуңгыз кабыргасы сатып алдым. Зур кисәкләргә чапканнар, сумкага да салып булмый, пакетка да тыгарлык түгел. Кибетче биргән кәгазьгә төреп кайтырга чыктым.


Гордеев урамына чыгып бераз гына баргач, ит исен сизеп әллә кайдан этләр килеп чыккан. Көтүләре белән җыелып, төрле яктан сырып алганнар. Ичмаса, шул тирәдән узып баручылар да күренми. Баскан урыннан кузгалырга куркыныч, чәйнәп ташларга да озак сорап тормаслар. Аптырагач, кәгазьгә төргән итне тартып алмасыннар, дип ике кулы белән югарыга күтәреп тора башлаган.
— Әллә соң итле кабырганы алларына ташларгамы, дигән уй йөгереп үтте башымнан, — дип искә ала әлеге танышым. — Шунсыз болардан тәки дә котылып булмас, 2-3 тәңкәлек кабырганы кызганып, этләрдән талатыр хәлем юк әле.
Бәхете булган икән. Көтмәгәндә, уйламаганда борылыштан җиңел машина килеп чыккан. Эшнең нәрсәдә икәнлеген шунда ук чамалап алган йөртүче танышым янында туктап машина ишеген ачкан.
— Утырыгыз тизрәк!
Ул куркуын да онытып, тиз генә машинага кереп утырган.
— Шөкер, итне дә саклап калдым этләрдән, үземә дә зыян китерергә өлгерми калдылар. Кем уйлаган бит шулай көтмәгән һәм уйламаган җирдән килеп чыгар, дип ул машинаны...


* * *
 

Шәһәргә яшь, әмма инде танылырга өлгергән артист, яшьләрнең кумиры гастрольгә килә. Бөтен җиргә игълан-белдерүләр язып элгәннәр. Билет бәясе кыйммәт булуга карамастан, барысы да алдан ук сатылып беткән. Ниһаять, күптән көткән көн якынлашты. Читтән килгән «йолдыз» чыгыш ясарга тиешле концерт залы тирәсендә көтүләре белән фанатлар җыелган. Барысы да концерт башлануын көтә.


Бер читтә егет белән кыз басып тора. Йөзләре моңсу: билетлары юк, тамашаны бик тә карыйсылары, телевизордан еш күрсәтә торган артистның «тере» тавышын ишетәсе, үзен якыннанрак күрәсе килә икән боларның.


Шулчак, һич көтмәгәндә һәм уйламаганда, болар янына бер егет килеп баса:
— Билетсыз калдыгызмыни?
— Алып бетергәннәр икән шул...
— Бәхетегез бар икән әле, — дип егет белән кызга ике билет суза. Яшьләрнең ничек шатлануын күрсәгез икән.
— Йөргән кызым белән концерт карарбыз, дигән идем, авырый, килә алмады, — дип аңлата егет. — Үземә генә күңелсез, билетлар әрәм булмасын, дигән идем.
Кош тоткандай куанган егет билетка түләү өчен кесәсеннән акча чыгара.
— Юк, кирәкми, — дип кырт кисә шулчак таныш булмаган «иганәче». — Ичмасам, сез иркенләп концерт карагыз. Ә без... Без икенче юлы килербез әле... 


* * *


— Элек минем этем бар иде, — дип сөйләде шәһәрдә яшәүче бер ир-ат. — Көчек килеш алдым, акыллы, тыңлаучан булып үсте. Шактый еллар ышанычлы хезмәт итте. Бик усал түгел иде, шулай да мин аны күбрәк бәйдә тоттым. Зур эт бит, барыбер шикләндерә, берәрсен тешләмәгәе тагы...


Берзаман бәйдә торган эт гадәти булмаган тавышлар чыгара башлаган: көтмәгәндә сузып-сузып улый, ул да түгел шыңшырга тотына. Бәйдә торуына шулай үзенчә ризасызлык белдерүеме икән аның, әллә башка нәрсәме? Кыскасы, эткә нидер булган, сөйләшә белсә, барысын да әйтеп кенә бирер иде дә бит.


— Ишегалдына чыккан идем, карасам, эт чылбырны скрипка кылы кебек тарткан да, капкага ыргыла, — дип искә ала ир-ат. — Капканы ачсам, анда ят бер эт басып тора. Нәкъ минеке кебек, төсе генә бераз карарак. Мине күргәч, усалланып маташмады, киресенчә, койрыгын болгый-болгый карап тора башлады. Шулчак бәйдә торган этемне ычкындырып карарга булдым. Муенындагы бәйдән арынуга урамга ыргылды. Сугыша башларлармы, дигән идем. Кая ул, гомерлек танышлар кебек, бер-берсен ялашырга тотындылар.


Шуннан соң әлеге эт көн саен әлеге ир-атның капка төбенә килеп утырган. Хуҗаның Сёмкасы белән тагын да дуслашып киткәннәр.
— Кунакка килә торган этне бераз ашаткалый башладым, — дип сөйли әңгәмәдәшем. — Шулкадәр ияләште, үземнем Сёманы сыйпый башласам, башын минем кулыма сала. Янәсе, мине дә онытып бетермә...


Кызганыч, көтмәгәндә бәйдә торган этем үлде. Тугрылыклы дустымны югалту кайгысын авыр кичердем.
Берни дә белештермәгән Шарик таныш капка төбенә күп тапкырлар килеп утырган. Тик аның дусты гына күренмәгән. Бераздан ул килми башлаган.
— Мин аны кайчак шәһәр урамнарында очраткалыйм, — ди әлеге ир-ат. — Онытмаган бит, килеп арт аякларына басып минем белән исәнләшә дә, сыйпагач яңадан китеп бара...

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев