Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Яшәсен Спортландия!

Узган җомгада мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Олимп" спорт комплексында район бәйрәме үткәрелде.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында оештырылган бу бәйрәмгә күп кеше чакырылган булса да, барлыгы 30 бала гына катнашты. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина җылы сәламләде.
Балалар иҗат йорты белән халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре кызыклы, эчтәлекле программа хәзерләгәннәр.
Мавыктыргыч конкурслар яшь спортчылар чыгышы белән үрелеп барды: гимнастлар, армия кул көрәше алымнарын белүче көрәшчеләр, "Олимп" спорт залында шөгыльләнүче башка спортчылар, балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм волонтёрларның күрсәтмә чыгышлары-барысы да мавыктыргыч булды. Программаның концерт номерлары да барысының күңеленә хуш килде.
Мәсәлән, 2нче урта мәктәпнең 11нче класс укучысы Рөстәм Җиһангировның футбол тубы белән жонглерлык итүе дә бик ошады.
Ата-аналар да чарадан читтә калмадылар, оештыручылар алар өчен кызыклы конкурслар хәзерләгәннәр. Ә "Без барысын да булдырабыз!" күргәзмәсе мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ниләргә сәләтле булуын күрсәтте.
Җиңүчеләргә генә түгел, барлык катнашучыларга да грамоталар, рәхмәт хатлары һәм призлар тапшырылды. Моннан тыш, һәр балага бүләк бирделәр. Бәйрәм "Регина" комплексында чәй эчү белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев