Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Яшь белгечләрне эшкә көтәбез

Соңгы елларда республикабыз җитәкчелеге халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү өчен күп нәрсәләр эшли. Сизелерлек үзгәрешләрне безнең район мисалында да күрергә була. Авылларда модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, хастаханәләрне, поликлиникаларны, табиб амбулаторияләрен ремонтлау һәм реконструкцияләү, заманча җиһазлар урнаштыру, яңа "Ашыгыч ярдәм" машиналары сатып алу - боларның барысы да эшне камилләштерү, халыкның сәламәтлеген...

Владимир Корнилов
Хәзерге вакытта сәламәтлек саклау тармагында иң авыр проблемаларның берсе - кадрлар җитешмәү. Бу безнең республикада гына түгел, бөтен Россия буенча шундый күренеш. Әлбәттә, безнең районда да бу кыенлыклар үзен сиздерә.
- Нәрсәсен яшереп торасың, безнең район хастаханәсендә төп белгечләрнең җитешмәве эштә зур кыенлыклар тудыра, - ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов. - Урта һәм кече медицина персоналы җитәрлек дип әйтергә була, ә менә кирәкле табибларның булмавы хәл итә алмаслык проблемага әйләнде. Бүгенге көндә психиатр-нарколог, окулист, педиатрлар, акушер-гинекологлар һәм башка белгечләр бөтенләй юк.
Соңгы вакытларда республика җитәкчелеге сәламәтлек саклау тармагына югары квалификацияле кадрларны җәлеп итү һәм бөтен кешегә медицина ярдәме күрсәтү өчен төрле чаралар күрә. Мәсәлән, агымдагы елның февраль аенда Татарстан Министрлар кабинетының "Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләренә эшкә кабул ителгән табиб-белгечләргә, клиник лаборатор-диагностика табибларына Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары" турында Карары басылып чыкты. Табиблар өчен грант системасы Татарстан Республикасы Президенты тапшыруы буенча тормышка ашырыла.
Яшь белгечләргә конкурс нигезендә торак шартларын яхшырту өчен 500 мең сум акча биреләчәк. Моңа кадәр "Земский доктор" программасы бар иде, аның нигезендә авыл җиренә эшкә килгән яшь белгечләргә федераль бюджеттан 1 миллион сум һәм республика бюджетыннан 100 мең сум акча бирелде. Соңгы ике ел эчендә бу программа буенча безнең районга ике белгеч - район үзәк хастаханәсенә табиб-терапевт һәм Кузнечиха амбулаториясенә табиб-стоматолог эшкә килде. Алар бу акчаны алдылар һәм хәзер торак шартларын яхшырталар.
Карар нигезендә, безнең районга 500 мең сумлык ике грант бирелде. Моннан тыш, белгечләргә ипотека һәм соцнайм буенча торак биреләчәк. Бу программадан, моны аерым билгеләп үтәргә кирәк, сәяси кризис һәм табигый бәла-казалар белән бәйле Украина һәм Ерак Көнчыгыш кешеләре файдалана ала. Бәлки безнең районда кайбер кешеләрнең шул якларда яшәүче һәм катлаулы шартларда эшләүче туганнары яки танышлары бардыр. Булса, хәбәр итәргә кирәк. Алар бездә эшләү һәм яшәү өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдалана алырлар иде. Районыбызга шундый белгечләр кирәклеге турында аларга хәбәр итәргә мөмкин.
Безнең хастаханә һәм район бюджеты исәбенә хәзерге вакытта медицина уку йортында максатчан программа буенча 8 студент белем ала. Шундый ук шартларда тагын бер кешене җибәрергә була.
- Үзебез турында без барлык мәгълүматны интернетта урнаштырдык,- диде Егор Самохвалов,- шулай ук үзебез командировкаларда булган медицина уку йортларында да мәгълүматлар калдырабыз, хәзер алардан хәбәр көтәбез.
Безнең якларның табигате бик матур, хастаханәбез яхшылап җиһазландырылган, хезмәт хакы да әйбәт. Балалары булган яшь гаиләләр өчен балалар бакчасы проблемасы юк. Моннан берничә еллар элек ул булса да, хәзер урыннар җитәрлек.
Яшь белгечләр, без сезне үзебезгә эшкә көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев