Узган җомгада район хастаханәсенең хирургия бүлегендә ветераннар өчен уңайлыклар тудырылган тагын бер палата ачылды. Монысы инде - өченчесе. Шуларның икесе әле быел гына файдалануга тапшырылды.
Владимир КОРНИЛОВ
Ветераннар өчен яңа палата "Алексеевскдорстрой" коллективы һәм аның җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев тырышлыгы белән ачылды. Палатага әлеге оешма акчасы исәбенә косметик ремонт ясалган, тиешле медицина һәм көнкүреш җиһазлары сатып алынган.
Санузел һәм душ кабинасына махсус җайланмалар куелган, палатада олы яшьтәге ветераннар янында туганнары һәм якыннары да тора ала. Шунысын әйтергә кирәк, палата процедура кабинеты белән янәшә генә урнашкан, көтелмәгән очраклар килеп чыга калса, медицина ярдәмен тиз арада күрсәтү мөмкинлеге бар.
Палатаны ачу тантанасында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, без ветераннар турында һәрвакыт кайгыртырга тиеш, дип ассызыклады. Илебезгә җиңү китергән ветераннар үзләрен кимсетелгән хәлдә тоймаска тиеш. Ул, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашып килгәндә, ветераннарга зур бүләк әзерләгән "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте коллективына, аның җитәкчесенә һәм төзүчеләргә рәхмәт әйтте.
Хастаханәнең баш табибы Егор Самохвалов тантанада катнашучыларны палатаны карарга чакырды. Биредә Никольск авылы сугыш ветераны Алексей Иванович Тихановның дәвалау курсы узган чагына туры килделәр. Башкарма комитет җитәкчесе аңа "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" медален тапшырды һәм сугыш утларын кичергән ветеранга намуслы хезмәте, җирдә тынычлык булдыруга үз өлешен керткәне өчен рәхмәт белдерде. Егор Самохвалов та медиклар исеменнән бүләк тапшырды.
- Җылы кайгыртулары өчен Фоат Вәлиевка, республика һәм район җитәкчеләренә, табиблар һәм медицина хезмәткәрләренә зур рәхмәт, - диде ветеран. Мин барысыннан да канәгать....
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев