Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Урманда сак булыгыз

Соңгы ике атнада хастаханәгә урман бете тешләгән биш кеше мөрәҗәгать итте, ә ике кешене агулы елан чаккан. Үзеңне мондый бәла-казадан ничек сакларга һәм зыян күргән очракта нәрсә эшләргә кирәк? Алексей Ким, табиб-эпидемиолог. - Узган ел кешеләрне урман бете тешләгән очраклар күп булды. Тиешле экспертиза үткәргәч, аларның талпан энцефалиты (клещевой энцефалит)...

Соңгы ике атнада хастаханәгә урман бете тешләгән биш кеше мөрәҗәгать итте, ә ике кешене агулы елан чаккан. Үзеңне мондый бәла-казадан ничек сакларга һәм зыян күргән очракта нәрсә эшләргә кирәк?
Алексей Ким,
табиб-эпидемиолог.
- Узган ел кешеләрне урман бете тешләгән очраклар күп булды. Тиешле экспертиза үткәргәч, аларның талпан энцефалиты (клещевой энцефалит) белән зарарланмавы ачыкланды. Шуңа карамастан, авыруны булдырмый калу өчен, урман бете тешләгән кешеләргә профилактик процедуралар үткәрергә туры килде (бу очракта талпанга каршы иммуноглобулин ясала).
Энцефалит - үзәк һәм периферия нерв сисемасын зарарлый торган бик куркыныч вируслы авыру. Инкубация чоры уртача 7-14 көн дәвам итә. Авыруның беренче билгеләре - бит һәм муен тиресе ою, тән температурасы күтәрелү, бик каты баш авырту, косасы килү һәм косу, хәл бетү, йокысызлык борчый башлый. Авыруның кискен чорында бит, муен һәм күкрәк тиресе, авыз эченең лайлалы тышчасы, конъюнктивалар кызара. Өзлегү параличка һәм үлемгә китерергә мөмкин.
Урман бете тешләгән кешеләргә быел да профилактик дәвалау үткәрдек. Моннан тыш, куркыныч янаган төркемгә кергән кешеләргә - урманчыларга, аучыларга энцефалитка каршы вакцинация һәм ревакцинация уздырдык. Барлыгы 60 кешегә прививка ясалды.
Ел саен яз көне "Болгар" сәламәтләндерү-белем бирү үзәге территориясен талпанга каршы махсус матдәләр белән эшкәртәбез. Балалар һәм тәрбиячеләр белән әңгәмәләр үткәрелә.
Үзегезне һәм якыннарыгызны талпан тешләүдән саклау өчен гади генә саклык чаралары күрергә кирәк. Урманда йөргәндә, тәбәнәк куаклар (кура җиләге, зирек, чикләвек куаклары) арасына керергә, агач ботакларын өзәргә ярамый, чөнки өстегезгә урман бетен селкеп төшерергә мөмкин. Урманга барганда, кием-салымны да дөрес сайларга кирәк: тыгыз тукымадан тегелгән чалбар яки трико, резин итекләр яки биек кроссовкалар, баш киеме булырга тиеш.
Урманнан чыккач, кием-салым һәм эчке киемнәре, тәнне җентекләп тикшерергә кирәк. Чәчегезне вак тарак белән тарасагыз да әйбәт.
Табылган урман бетен яндырырга кирәк, чөнки аны сыту мөмкин түгел диярлек. Әгәр ул тәнегезгә кадалган булса, кисәк тартып алырга кирәкми. Аны камфара яки үсемлек мае белән майлап, ипләп кенә тартып алырга, аннары табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Агулы еланнардан безнең урманнарда гади кара елан гына очрый. Ул агрессив түгел, оясына кеше якын килсә яки ялгыш өстенә басса гына һөҗүм итә. Шуңа күрә елланнарга якын килмәгез, котыртмагыз.
Әгәр сезне елан тешләсә, беренче чиратта җәрәхәттәге агуны үзегез яки башка кеше суырып алсын. Тешләгән урыннан өстәрәк каеш яки нәрсә белән булса да артык каты тарттырмыйча гына бәйләп куегыз. Мөмкинлек булса, антигистамин даруларның берсен - супрастин, фенистил һәм башкаларны эчегез. Бу организмда агуга карата аллергияне булдырмый кала. Билгеле, елан тешләгән кешене шунда ук хастаханәгә алып килергә кирәк. Үз вакытында ярдәм күрсәтмәгән яки дөрес дәваламаган очракта авыр өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев