Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Татарстанда 2026 елда диспансерлаштыру кагыйдәләре үзгәрде

Табиблар йөрәк һәм яман шеш авыруларын иртә профилактикалау өчен яңа анализлар алачак.

Узган ел профилактик тикшерүләр вакытында Татарстан халкында 100 меңнән артык авыру ачыкланган. Иртә диагностиканы яхшырту өчен, 2026 елда диспансерлаштыру программасына берничә мөһим үзгәреш кертелде.

Хәзер 18 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге барлык кешеләр өчен канның липопротеинга махсус анализы һәм холестеринны тикшерү мәҗбүри булачак. Бу атеросклероз үсеше куркынычын вакытында ачыкларга ярдәм итәчәк. 39 яшькә кадәрге кешеләргә аны алты елга бер тапкыр, ә  40 яшьтән узганарга - өч елга бер тапкыр тапшырырга кирәк булачак.

«Репродуктив диспансеризация» кысаларында 21-49 яшьлек хатын-кызлар өчен биш елга бер тапкыр аналык муентыгы яман шешенә китерергә мөмкин булган кеше папилломасы вирусының (ВПЧ) куркыныч типларын ачыклауга тест ясаячаклар. Әгәр нәтиҗә уңай булса, өстәмә цитологик тикшеренү билгеләячәкләр.

Тагын бер яңалык - гипертония һәм шикәр диабеты булган пациентларны дистанцион күзәтү мөмкинлеге булачак. Кайбер очракларда консультацияләр һәм күрсәткечләрне контрольдә тоту телемедицина технологияләре ярдәмендә башкарылачак.

Диспансеризация элеккечә «Озын һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» милли проектлары кысаларында бушлай үткәрелә.

Ел саен республиканың 40 яшьтән өлкәнрәк барлык халкы тикшерелергә тиеш. 18 яшьтән алып 39 яшькә кадәрге екешеләр өч елга бер тапкыр каралырга тиеш. Быел диспансеризациягә 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008 елларда туган кешелрне чакыралар.

Тикшерү терапевт тарафыннан карауны, кан басымын, буй, авырлыкны үлчәүне, кан һәм сидекнең стандарт анализларын үз эченә ала. Яшькә һәм җенескә карап, бу исемлеккә маммография, ЭКГ, күрү сәләтен тикшерү, яшерен канга анализ, ФГДС (45 яшьтә) яки ирләр өчен ПСА (простатит авыруын ачыклау) тесты өстәргә мөмкиннәр. Кирәк булганда, беренче этаптан соң табиб җашка белгечләргә консультацияләргә җибәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев