Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Спас районы хастаханәсенең узган елгы эшенә йомгак ясалды

Утырышта быел үтәлергә тиешле бурычлар яктыртылды.

Спас районы хакимиятенең актлар залында 2021 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Спас район үзәк хастаханәсе коллективының йомгаклау утырышы булды.

Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов, Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, РКБ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, РКБ баш табибы урынбасары Илья Гаврилов, шулай ук Чистай район үзәк хастаханәсе баш табибы Рәис Мостафин, Алексеевск хастаханәсе баш табибы Илнар Вилданов, Спас районы оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре, Спас районының сәламәтлек саклау ветераннары, район үзәк хастаханәсе коллективы катнашты. Аларның кайберләре утырышка дистанцион рәвештә кушылдылар.

Район хастаханәсенең 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән хастаханәнең баш табибы урынбасары Наил Исхаков таныштырды. Докладта ул берничә проблемага басым ясады. Иң кискеннәре – үлүчеләрнең саны арту (моны коронавирус эпидемиясе  белән бәйлиләр), кадрлар җитмәү.

"Хәзерге вакытта Спас хастаханәсенә биш табиб һәм дүрт урта медперсонал җитми. Онколог, психиатр, гомуми практика табибы, офтальмолог һәм анестезиолог-реаниматолог кирәк. Шулай ук ФАП мөдире, ашыгыч ярдәм фельдшеры, участок һәм процедура шәфкать туташлары вакансияләре бар", - дип белдерде Наил Зөфәр улы.

Наил Исхаков бу юнәлештә эш алып барылуын билгеләп үтте. Күптән түгел штатка 9 яңа белгеч кабул ителгән. Алар арасында күптән түгел Германиянең Гамбург шәһәрендә  иң яхшы клиникаларының берсендә  ашказан-эчәк тракты һәм корсак куышлыгы авыруларын дәвалау буенча стажировка үткән хирург Алексей Курьянов та бар. Сулыш юллары авырулары белән беррәттән, узган ел бу сырхауларның статистикасы да арткан.

Доклад ахырында ул халыкка медицина ярдәмен күрсәтүне оештыруны яхшырту буенча бурычларны атады.

«Беренче чиратта без беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү, медицина хезмәтләренең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын арттыру бурычын куябыз. Шулай ук хастаханәнең матди-техник базасын яхшыртырга, җитмәгән кадрларны табарга һәм персоналның квалификациясен күтәрергә кирәк", - дип билгеләп үтте Исхаков.

Шулай ук җитди авыруларны вакытында ачыклау максатында халык арасында диспансерлаштыруга зуррак игътибар бирергә кирәк, дип өстәде.

«Әмма бу эшне халыкның актив катнашуыннан башка башкарып чыгып булмый. Район халкы даими рәвештә диспансерлаштыруны узсын иде. Бу авыруларны вакытында ачыкларга һәм дәваларга ярдәм итәчәк", - диде Исхаков.

Наил Исхаковның отчет докладннан соң Спас районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов һәм Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев чыгыш ясадылар.

 Утырыш ахырында Спас район үзәк хастаханәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев