Спас район хастаханәсендә яңа хирург эшли башлады
Яшь булса да, инде шактый тәҗрибә туплап өлгергән белгеч.
Район хастаханәсенә эшкә яңа 9 табиб килде. Шулар арасында хирург Рамил Зәйнуллин да бар. Ул инде җиң сызганып эшкә дә керешкән: операцияләр ясый, поликлиникада авыруларны кабул итә.
Рамил Зәйнуллинга 26 гына яшь булса да, ул инде шактый тәҗрибә тупларга өлгергән. Рамил Равил улы медицина университетының беренче курсында укыганда ук эшли башлаган: башта РКБның реанимация бүлегенә санитар булып урнашкан. Аннан операция блогына күчкән. Өченче курста укыганда диплом алган һәм эшен медбрат сыйфатында дәвам иткән. Инде менә хезмәттәше белән Болгарга эшкә килгән.
– Район хастаханәсендә эшлисе килде, – ди Рамил Равил улы. – Район медицинасының үз үзенчәлекләре бар, миңа монда күбрәк ошый. Моннан ике ай элек бер пациентны китерделәр. Фурнье гангренасы башланган иде. Бик авыр очрак. Медицина тармагы алга киткән илләрдә дә бу чирне дәвалый алмыйлар. Авыруларның 80 процентка якыны үлә. Бу пациентка минем хезмәттәшем Алексей Курьянов операция ясады. Операциядән соң бу кеше озак дәваланды, аны хәтта РКБга да күчерделәр. Ахыргача дәваланып бетү өчен яңадан безгә җибәрделәр. Күптән түгел без аны хастаханәдән чыгардык. Чыннан да, бу бик катлаулы очрак. Баксаң, хәтта районда да кешеләргә тиешле медицина ярдәмен югары дәрәҗәдә күрсәтергә була икән бит. Алексей Курьянов бу араларда Германиядә стажировка уза. Тәҗрибә туплагач, ул яңадан Спас хастаханәсенә эшкә кайтачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев