Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Спас хастаханәсе табиблары авариядән соң машина йөртүчене коткарганнар

Ир-ат бер сәгать чамасы юл кырыенда кар көртендә яткан.

Спас район үзәк хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе табиблары Болгар янында юл һәлакәтенә юлыккан автомобиль йөртүчене коткарып калганнар.

Зыян күрүченең сүзләре буенча, каршы як полосасында барган машинага килеп бәрелмәс өчен, ул машинасын кырыйга борган һәм юлдан кюветка очкан. Бәрелү нәтиҗәсендә ул үзе дә машинадан кар көртенә очып чыга. Узып барган машиналарның берсе дә авариягә игътибар итмиләр.

Юл кырыенда аны беркем дә күрмәячәк икәнен яхшы аңлаган ир-ат юлга таба чыга башлый һәм кайсыдыр мәлне аңын җуеп егыла. Аңга ул хастаханәдә генә килә.

Ашыгыч ярдәм китергән ирнең гомерен саклап калу өчен, Спас хастаханәсе хирурглары аңа операция ясыйлар. Соңрак зыян күрүче вертолет белән Казан хастаханәсенә озатыла.

Республика клиник хастаханәсендә аңа тагын берничә операция кичерергә туры килә.

Хәзерге вакытта ир-ат үзен канәгатьләндерерлек хис итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев