Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Салкын тиюдән һәм грипптан ничек сакланырга?

Көз җиткәч, салкын тиеп авыручылар саны бермә-бер арта. Сулыш юлы һәм грипп авыруларыннан ничек ничек сакланырга? Владимир Ергачев, район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар табибы: - Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да салкын тиеп авырмаган кеше юктыр. Шунлыктан аның клиник симптомнарын һәрберебез яхшы беләбез: тамак төбе авырту, күзләр кызару һәм...

Көз җиткәч, салкын тиеп авыручылар саны бермә-бер арта. Сулыш юлы һәм грипп авыруларыннан ничек ничек сакланырга?
Владимир Ергачев,
район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар табибы:
- Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да салкын тиеп авырмаган кеше юктыр. Шунлыктан аның клиник симптомнарын һәрберебез яхшы беләбез: тамак төбе авырту, күзләр кызару һәм яктылыктан курку барлыкка килү, томау төшү, тән температурасы күтәрелү. Гриппның да симптомнары шундый ук, тик организмның агулануы бу очракта көчлерәк була (баш һәм буыннар сызлый, йөрәк кага, тән температурасы 40 градуска кадәр җитәргә мөмкин).
Авыру билгеләре тойсагыз, беркайчан да үз белдегегез белән дәваланмагыз. Табибка мөрәҗәгать итеп, ул авыруның үзенчәлекләрен, организмның нинди хәлдә булуын исәпкә алып, дәвалау билгели. Организмның үзенчәлекләрен исәпкә алу аеруча әһәмиятле. Мәсәлән, эндокрин системасы авырулары (шикәр диабеты, калкансыман биз функцияләре бозылуы) белән интеккән кеше гриппны бик авыр кичерә, еш кына вируслы пневмония рәвешендә өзлегүләр булырга мөмкин.
Салкын тиюне өйдә генә дәвалаганда ул еш кына хроник формага күчә яки бронхит, фронтит, гайморит рәвешендә өзлегүгә китерә. Еш кына вируслы авыру инфекция яки гөмбәчекләр китереп чыгарган башка авыру белән катлаулана. Монда инде табиб ярдәме һәм озакка сузылган дәвалану кирәк булачак.
Салкын тимәсен өчен ниләр эшләргә кирәк? Беренчедән, вирусларның һава юлы белән тиз эләгүен онытмаска кирәк. Шунлыктан эпидемия вакытында халык күп җыелган урыннарга (җәмәгать транспорты, кинотеатрлар, хастаханәләр) йөрмәскә тырышыгыз. Әгәр андый урыннарга барырга кирәк булса, сулыш юлларын вирус керүдән ышанычлы саклый торган махсус битлек кияргә онытмагыз. Ә өйгә кайткач, бит-кулны яхшылап сабынлап юарга, тамакны чайкарга кирәк.
Ни кызганыч, салкын тию еш кына туңу аркасында килеп чыга. Моның өчен салкын яңгыр яки көчле җилгә эләгү, аякка су үтү дә җитә. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки бу очракларда организмның саклау көче зәгыйфьләнә. Шунлыктан һава торышының ничек булуына карап киенергә кирәк.
Соңгы арада төрледән-төрле табигый иммуностимуляторлар, витамин һәм минераль комплекслары популярлаша бара. Табиб кушуы буенча гына һәм артыгын кулланмаганда, алар, һичшиксез, күпмедер файда китерә. Билгеле инде, саф һавада йөрү, мөмкинлек булганда физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу да бик файдалы. Мондый комплекслы чаралар куллансагыз, салкын тию авырулары сезне читләтеп узар.
Алексей Ким,
район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы:
- Гриппка каршы иң яхшы профилактика чарасы буларак мин вакцинация ясарга киңәш бирер идем.
Соңгы елларда гриппка каршы бу чара халык арасында зур ышаныч яулады. Вакцина куркынычсыз, нәтиҗәле дип табылган, организмга тискәре йогынтысы да юк дәрәҗәсендә. Чынлап та, статистика күрсәткәнчә, прививкалар ясый башлагач, авыручылар саны бермә-бер кимегән.
Быел вакцинация ясый башладылар инде: "Гриппол плюс" балалар прививкаларының мең ярым дозадан торган партиясенең инде яртысыннан артыгы ясалган. Прививкалар мәктәпләрдә укучы, балалар бакчасына йөрүче балаларга ясалачак.
Өлкәннәр өчен өч мең ярым кешелек вакцина партиясе октябрь аенда кайтырга тиеш. Беренче чиратта, прививкалар хастаханә, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләренә, пенсионерларга ясалачак. Теләге булган һәр кеше район хастаханәсенең махсус кабинетында прививка ясата ала.
Исегезгә төшерәбез, вакцина сәламәт кешегә генә ясала. Әгәр хроник авыруыгыз көчәеп китсә яки салкын тию билгеләре сизелсә, прививканы соңрак, 2-3 атнадан соң ясатырга мөмкин. Моннан тыш, вируска каршы иммунитет организмда якынча бер айдан соң барлыкка килүен исәпкә алырга кирәк. Бу ай эчендә сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Барлык киңәшләрне үтәгән очракта гына вакцинация нәтиҗәле һәм файдалы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев