Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Рәхәтләнеп ял итәләр

"Болгар" сәламәтләндерү лагерында икенче смена башланды. Монда бүген 160ка якын укучы ял итә, иртәдән алып кичкә кадәр лагерьда тормыш кайнап тора...

Лидия Кострулёва.
"НЖ".
Балалар лагеры гаҗәеп матур җирдә урнашкан. Идел буенда урман эчендә зур алан, агач күләгәсе ышыгына урнашкан йортлар, су коену урынына бара торган сукмак - боларның барысы да лагерь тормышына ямь өсти.
Ел саен монда шактый ремонт эшләре үткәрелә, ләкин лагерьга бара торган юл һаман да элеккечә кала: шул ук чокыр-чакырлар, әйләнгеч сикәлтәле юллар... Коры вакытта лагерьга бару проблема түгел, ә менә яңгыр явып үтсә, монда йөрүе бик авыр. Лагерь ачылганга дүрт дистә ел вакыт үтсә дә, хәлнең яхшы якка үзгәргәне юк. Шушы еллар эчендә юлына асфальт җәймәсәләр дә, аны тигезләп, вак таш җәю әллә ни кыен түгелдер. Моны кичекмәстән эшләргә кирәк, чөнки ул балаларның иминлеге белән бәйле.
Юлларны төзекләндерү олылар эше. Ә хәзер бернигә карамастан, лагерьда тормыш кайный, көн саен кызыклы чаралар үткәрелә, ул төрле вакыйгаларга, кызыклы очрашуларга, экскурсияләргә бай. Тәрбия эше буенча директор урынбасары Гөлнара Виноградова билгеләп үткәнчә, оештыручыларның максаты балаларны ял иттерү, көч җыйдыру гына түгел, ә ялны алар өчен мөмкин булганча файдалы, эчтәлекле итү.
Аларга бу эштә вожатыйларның көн саен үткәрә торган мастер-класслары ярдәмгә килә. Эльвира Сагиева, Екатерина Тюнёва, Анастасия Петруниналар биергә өйрәтәләр, Михаил Пашагин балаларны спортка тарта, Даша Кароннова коллективта уеннар оештыра, ә Наталья Бердникова чын чәчтарашханә оештырып, кызларны толымнар үрергә, причёскалар ясарга өйрәтә. Педагог-оештыручы - Идел буе федераль университеты студенты Варвара Лисюк яныннан укучыларның өзелеп торганы юк, ә бу эш аңа тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Варвара кулына гитарасын алса, балалар барысы бергә җыелып, яңа җырлар өйрәнәләр дигәнне аңлата.
Вожатыйлар арасында яңа гына мәктәпне тәмамлаучылар шактый. Документларын югары уку йортына яки техникумга җибәргәннән соң, алар вакытны бушка уздырмыйлар. Шулай итеп, БДИ бер дә начар түгел икән бит...
"Кадрлар белән проблемалар тумады, - диде сәламәтләндерү үзәге директоры Любовь Вафина. - Вожатыйларыбыз да менә дигән. Иң мөһиме - балалар белән уртак тел таба беләләр. Кече яшьтәгеләр отряды өчен башта бераз борчылсам да, Миша Пашагин белән Ксюша Амосова үз эшләрен яхшы беләләр".
Инде алтынчы ел рәттән җәйге ял вакытында лагерьда эшләүче Гөлнара Алимжановна да моның белән тулысынча килешә. Җәй көне лагерьда эшләргә ул гадәтләнеп беткән, тупланган тәҗрибәсе эштә ярдәм итә. Балалар гына күңелсезләнеп утырмасыннар, соңыннан лагерьны сагынып искә алырлык булсын, ди ул. Чынлап та, лагерьда күңелсезләнергә вакыт юк. Алар концертларга әзерләнәләр, төрле уеннар, конкурслар оештыралар, ярышларда катнашалар, су коенырга йөриләр. Уен белән мавыгып, теңкәгә тигән черкиләр турында да онытып җибәрәләр.
Лагерьда сменаны ачып җибәрү тантанасы аеруча кызыклы булган. "Булгария" теплоходында батучыларны искә алу көнендә лагерьда митинг үткәрелгән, суга веноклар салганнар. Узган якшәмбе көнне лагерь делегациясе борынгы Болгарга югары кунаклар - ЮНЕСКО вәкилләре килү хөрмәтенә оештырылган бәйрәмнәрдә дә катнашкан. Традицион Нептун көнен балалар аеруча түземсезләнеп көтеп алалар. Ульяновск шәһәренә сәяхәт кылуны да кызыксынып көтеп торалар, бөтен лагерьны бер көн эчендә алып барып булмый, ләкин ике көн рәттән аларга бөтен шәһәрне күрсәтеп чыгалар.
Кагыйдә буларак, смена вакытында укучылар янына китапханә, Балалар иҗат йорты, ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре килеп, төрле чаралар, күңел ачулар оештыралар, ә бу лагерь тормышын тагын да эчтәлеклерәк итә.
Ашату мәсьәләсенә дә кагылып үтмичә булмый. Алты ел элек лагерьда эшләгән Марина Хәмитова сүзләренә караганда, хәзер ул күпкә яхшырган. Смена зур, диде ул, шуңа күрә кухня хезмәткәрләренең утырып торырга да вакыты юк. Иртәнге, төшке ашлар, полдник, кичке аш, витамин сәгате - боларның барысы да сыйфатлы итеп хәзерләнә. Менюга төрле ашлар, җиләк-җимеш, соклар кертелгән, аны мөмкин булганча төрләндерергә тырышалар. Ләкин ата-аналар үзләренчә борчылып, килгәндә балаларына тагын әллә ниләр китерәләр. Балалар өчен лагерь - яңа ачышлар, кызыклы очрашулар дөньясы. Лагерьда үткәрелгән көннәр озак еллар үткәч тә хәтердә сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лагерь