Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Кайсын сайларга: дарумы, әллә акчамы?

Ел саен федераль льготалардан файдаланучылар, төгәлрәге, инвалидлар, сугышта катнашучылар, аларның тол хатыннары, концлагерьларда тоткынлыкта булучылар, сугышчан бәрелеш ветераннары һәм башка категориягә керүче кешеләр алдына бер сорау килеп баса: социаль пакетны сайларгамы яки акчалата компенсация алыргамы? Бу мәсьләне 1 октябрьгә кадәр хәл итәргә кирәк.

Ольга ИВАНОВА,
Спас хастаханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары.
Бүген безнең районда акчалата компенсация яки социаль хезмәтләр тупланмасы рәвешендәге өстенлекләрдән файдалану хокукына ия булган 2655 кеше бар. Тәҗрибә күрсәткәнчә, шуларның күпчелеге акчалата алырга тырыша. Бер яктан караганда, моны аңларга да була. Әгәр сәламәтлегең алай ук борчымый икән, нигә әле беркадәр булса да суммадан баш тартырга? Пенсиягә кушылачак бераз өстәмә акчаның кирәге чыкмый калмас.
Әмма беребезне дә теге яки бу чир читләтеп үтмәс, дип ышандырып әйтеп булмый! Әйтик, бүген кәефегез дә әйбәт, хроник авырулар да артык борчып куркыныч тудырмый. Тик көннәрнең берсендә барысы да кинәт үзгәрергә, теләсә кайсы авыру көчәеп китәргә мөмкин. Менә шул вакытта озак дәваланырга, байтак дарулар сатып алырга туры киләчәк. Моның өчен компенсация акчасы гына җитмәячәк. Халык арасында, мәсәлән, бүген шикәр, бронхиаль астма, ревматоидлы полиартрит, онкологик һәм башка авырулар киң таралган. Аларны дәвалау җиңел түгел, кирәкле дару, башка препаратлар сатып алу өчен бик күп акча кирәк.
Кызганыч, гамәлдәге закон нигезендә, 1 октябрьдән соң Пенсия фондына бушлай дару алу өчен социаль хезмәтләр тупланмасын бирүне үтенеп язган гаризалар кабул ителмәячәк. Бу 2012 елга да кагыла. Әле бераз вакыт бар, шуңа күрә социаль пакеттан баш тартканчы барысы турында да ныклап уйлагыз. Пакетны сайлаган очракта санаторий-курортларда бушлай дәвалану, транспортта бушлай йөрү хокукыннан да файдалана алачаксыз.
Әгәр сез акчалата компенсацияне сайлап та, соңыннан социаль хезмәтләр тупланмасын алырга кирәк булган икән дигән фикергә килсәгез, бу очракта инде Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2011 елда бушлай дару алган кешеләргә Пенсия фондына гариза язып торуның кирәге юк.
Шунысын онытмагыз: социаль пакет - ул вакытында тулысынча дәвануга ышанычлы гарантия булып тора. Шуңа күрә сез әлеге пакетны сайларга да тиеш. Сезнең, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның иминлеге дә нәкъ менә шуңа бәйле булачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X