Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Грипптан сакланырга кирәк

Грипп эпидемиясе һәр кышны кабатлана. Быел да шундый ук хәл күзәтелә. Бу куркыныч авыруга ничек каршы торырга?

Алексей Ким,
табиб-эпидемиолог.
Грипп - вирус китереп чыгара торган йогышлы өске тын юллары авыруы. Аны А, В, С тибындагы вируслар китереп чыгара. А һәм В вируслары бик нык үзгәрүчән булуы аркасында бер үк сезонда авыру берничә тапкыр кабатланырга мөмкин.
2009 елда Россия Федерациясендә дә, безнең республикада да дуңгыз гриппы белән авыру очраклары теркәлде. Мондый очракларның быел да теркәлүе һәркемнең үз организмына игътибарлы булырга кирәклеген исенә төшерә.
Грипп билгеләре - югары температура, йөткерү, томау төшү яки борын тыгылу, сөякләр сызлау, калтырау, баш авырту, ару хисе, кайчакта эч китү яки косу. Югары температура һәр авыру кешедә дә булмый.
Авырып китмәс өчен грипп таралган чорда кешеләр күп җыела торган урыннарга бармаска яки бик кирәге чыкканда гына барырга тырышыгыз. Маска киеп йөрсәгез яхшырак була. Кулларыгызны мөмкин кадәр ешрак юарга тырышыгыз. Тиешенчә туклану, үз вакытында вакцинация ясату, авыруларны изоляцияләү, иммунитетны ныгыту - боларның барысы да авыруга каршы торырга мөмкинлек бирә.
Әгәр үзегездә грипп билгеләре сизсәгез, медицина ярдәме көткәндә өйдән чыкмаска, башка кешеләр белән элемтәгә кермәскә тырышыгыз. Авыруыгыз башка кешеләргә иярмәсен өчен алардан читтәрәк йөрегез. Өйдән чыкканда (мәсәлән, хастаханәгә барганда) маска яки марля битлек киегез, йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә авызыгызны яулык белән томалагыз. Гриппны башкаларга ияртмәс өчен кулларыгызны ешрак юыгыз. Идәннәрне составында хлор булган дезинфекцияле су белән юарга, бүлмәләрне ешрак җилләтергә тырышыгыз.
Авырган чакта күбесенчә яшелчә, җиләк-җимеш ашагыз. Авыруларның күпчелеге бер-ике атнадан савыкса да, грипп аркасында килеп чыккан өзлегүләр аркасында кеше үлеп тә китәргә мөмкин. Шуңа күрә сәламәтлегегезгә бик игътибарлы булып, барлык саклану чараларын күрергә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев