Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Грипп – куркыныч авыру

Көзен көннәр салкынаю белән грипп үзен сиздерә башлый. Организмны әлеге авырудан һәм кискен респиратор йогышлы инфекциядән саклау өчен нинди чараларны төгәл үтәргә кирәк?

Ольга ГЕРАСИМОВА,
Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы Чистай һәм Спас районнарындагы территориаль бүлек белгече.
2015-2016 елдагы эпидемия сезонында безнең районда кискен респиратор вируслы инфекция һәм грипп белән 900гә якын кеше авырды. Шуның 900дән артыгы - балалар. Чир йоктыручыларның 70 проценты уртача авыр һәм авыр формадагы грипп белән авырды. Шунысын әйтергә кирәк, авырган кешеләрнең берсе дә гриппка каршы укол кадатмаган булган.
Грипп - куркыныч чир, вакытында тиешле дәвалау чаралары күрелмәгән очракта, кешегә пневмония, бронхит, ангина, отит, миокардит, энцефалит, шешле менингит белән авыру куркынычы яный, бавыр, башка әгъзаларга зыян килергә мөмкин. Гриппның авыр формасыннан үлүчеләр дә бар. Республикада узган елда 3 кеше грипптан үлде. Шуның берсе - безнең районныкы. Бездә эпидемия гыйнвар азакларында - февраль башларында киң таралыр, дип көтелә. Фаразларга караганда, пандемик А/Н1N1 А/Н3N2 гриппы (дуңгыз гриппы) һәм В гриппы вирусы таралу ихтималы зур. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме белән бу сезонда гриппка каршы ясалырга тиешле вакцина составына әлеге штаммнарның барысы да кертелгән. Тәҗрибә күрсәткәнчә, вакцинаны вакытында ясатканда, 65 яшькә кадәрле сәламәт кешеләр арасында грипп йоктыру куркынычын 70-90 процентка киметә. Шулай ук өлкән яшьтәгеләр арасында пневмония һәм башка чирдән зарарланып хастаханәгә эләгү ихтималын 30-70 процентка азайта.
Узган ел район халкының 28 процентына гриппка каршы прививка ясалды. Быел исә халыкның 40 процентына прививка ясалырга тиеш. Саннарга күчереп исәпләгәндә, бу якынча 7780 кеше дигән сүз.
Авылларда прививканы фельдшер-акушерлык пунктларына, шәһәрдә - хастаханә поликлиникасына мөрәҗбгать итеп ясатырга була. Вакцинация ясату өчен кулай вакыт - сентябрь, октябрь айлары. Шунысын да исегезгә төшерәсе килә, грипп вирусы кешедән кешегә йөткергәндә, төчкергәндә һәм сөйләшкәндә һава юлы һәм төкерек белән тирә-якка 1-2 метрга кадәр тарала. Халык күпләп җыелган урыннарда да грипп йоктыру куркынычы бермә-бер арта. Дуңгыз гриппы, мәсәлән, тормыш-көнкүрештә берәрсе белән элемтәгә кергәндә - кул биреп исәнләшкәндә, савыт-саба, авыруларның төрле әйберләре аша йогырга мөмкин.
Төп кисәтү чаралары нидән гыйбарәт соң?
Иң әүвәл кулны сабын белән еш юарга, вирус активлашкан чорда кул биреп исәнләшүдән тыелып торырга, кул белән үз битеңә орынырга ярамый.
Шулай ук авыру кешеләр белән аралашудан сак булыгыз, сәламәт режимны үтәү турында да онытмагыз. Сәламәт режимга, мәсәлән, йокы туйганчы йоклау, аксым, витаминнар һәм минераль матдәләргә бай булган туклану продуктларын куллану, саф һавада йөрү керә.
Суган һәм сарымсакта фитонцидлар, ягъни микробка каршы матдәләр барлыгы турында да онытмагыз. Бөтнек һәм нарат ингаляция ясаганда киң кулланыла. Лимон, гөлҗимеш, мүк җиләге, нарат җиләге, сырганак, әфлисун - витаминнар чыганагы. Иң кирәкле булган С витамины да бар. Шуның нигезендә эчемлекләр (чәй, морс, төнәтмә) ясала.
Һәм, әлбәттә инде, өй эчен, бүлмәләрне көненә 15-20 минут дәвамында 3-4 тапкыр җилләтеп алу турында да онытмагыз.
Шулай да, гриппны кисәтү чаралары ярдәм итмәсә, тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез. Вакытында күренсәгез файдасын да тизрәк күрерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев