Фиркат Галимов ГТОда катнашу тарихы турында сөйләде
Ветеран ГТО хәрәкәтен хуплый.
Хезмәт ветераны, Спас район үзәк хастаханәсенең элеккеге баш табибы Фиркат Галимов ГТОга ничек каравы, хәрәкәттә ничек катнашуы турында сөйләде.
"ГТО хәрәкәтен чын күңелдән хуплыйм. Ул, беренче чиратта, үсеп килүче буын, шулай ук эшләүче халык, өлкән яшьтәгеләр өчен дә мөһим. ГТОны яңарту зур әһәмияткә ия. Нормаларын тапшыру өчен яхшы физик формада булырга кирәк. Ә физик культураны, яшенә карамастан, һәр кеше яратырга тиеш", - дип билгеләп үтте Фиркат Гарифович.
Шулай ук ветеран еш кына телевизордан физкультурачылар, ГТО нормаларын тапшыручылар парадын күрсәтәләр, дип өстәде. Халык соклана. Яхшы физик формада булган кешеләргә карау да күңелле.
«Сәламәт тәндә – сәламәт рух» дигән әйтем бар. Моның өчен шөгыльләнергә кирәк. Мәсәлән, иртәнге зарядканы 15 минут вакыты һәм теләге булган һәр кеше ясый ала. Шулай ук көн саен җәяү йөрү дә бернинди шартлар таләп итми, иренмәскә генә кирәк. Әлбәттә, яшь узган саен, спорт белән яшьтән үк шөгыльләнергә кирәк булганлыгын аңлый башлыйлар. Хәзер күпләр «Скандинавия йөреше» белән мавыга. Моның өчен гадәт кирәк. Гадәткә кергәч, кеше көн саен шөгыльләнәчәк», – дип ассызыклады Галимов.
ГТО нормаларын тапшырганнан һәм көндәлек күнегүләрдән соң, яшь кешенең үзе өчен нинди дә булса спорт төрен сайлау теләге барлыкка килергә мөмкин.
Зур чыгымнар таләп итми торган иң гади спорт төре – йөгерү һәм чаңгыда йөрү.
«Мин, мәсәлән, урта мәктәптә 7,8,9,10 сыйныфларда укыганда, көн саен мәктәпкә җәяү йөрдем. Мәктәп безнең авылдан 11 километрда урнашкан. Менә шул вакытта миңа йөгерергә туры килде дә инде. Кышын – чаңгыда, җәен велосипедта йөрдем. Медицина институтына кергәч, физкультура дәресләрендә беренче булгач, укытучы килеп, «Син кайда шөгыльләндең?" – дип сорады. Спорт секциясенә йөрергә тәкъдим итте. Мин исә вакыт юк дип баш тарттым. Кышын чаңгы ярышларында соңгы булып чыксам да, тагын беренче булып килдем. Шуннан соң мине институтның җыелма командасына алдылар. 10, 15, 30 км дистанциягә йөгердек. Әле хәрбиләштерелгән биатлон белән дә шөгыльләндем. Аркада комлы капчык, СКС (җиде зарядлы Симонов карабины) карабин, күкрәктә – противогаз. 30 км йөгерергә кирәк. 29 километр үткәч, карабиннан 5 пуля атарга кирәк, аннары финишка кадәр тагын бер километр барырга. Һәрвакыт төз аттым», - дип сөйләде Фиркат Гарифович.
Галимов 1959 елда Куйбышев шәһәренә килгәч, 5 ел буе районда чаңгы буенча чемпион булган. 1964 елда алар командасы республика районнары арасында 3 урынны яулаган. Шулай ук Галимов ГТО нормативларын «бишле»гә тапшырган.
"Әлегә кадәр спортны яратам, мөмкинлек чыккан саен чаңгыга басам", – ди ветеран.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев