Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Болгарда йомгаклау медицина советы узды

Чара кысаларында бүләкләү тантанасы булды.

20 февральдә Болгарда йомгаклау медицина советы узды. Чарада Спас район үзәк хастаханәсенең 2024 елгы эшенә йомгак ясалды, киләчәккә планнар һәм үсеш юллары билгеләнде.

Отчет сүзе белән хастаханәнең баш табибы Роман Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Ул соңгы ике елдагы демографик күрсәткечләрне, халыкның алкоголизмын киметү буенча уздырыла торган чараларны, стационар һәм хастаханәнең башка бүлекләренең эше, амбулатория-поликлиника эше йомгаклары, гамәлгә ашырыла торган төбәк проектлары турында сөйләде. Аерым алганда, авыруларны Чистай һәм Казан медицина оешмаларына алып бару, хастаханәнең барлык участокларын цифрлаштыру мәсьәләләре каралды. Шулай ук авыл ФАПларының эше, хастаханәне медицина кадрлары белән тәэмин итү турында сүз барды.

Баш шәфкать туташы Наталья Сорокина медицина учреждениесен сертификацияләү, Росздравнадзорның күрсәтмәләрен кертү, медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын эчке контрольдә тотуны оештыру турында сөйләде.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм Республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Илья Гаврилов чыгышларында хастаханә эшчәнлеге турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Алар шулай ук катлаулы мәсьәләләрне хәл итү буенча киңәшләр бирделәр. Аерым алганда, фикер алышулар Спас районында эшкә сәләтле халыкның күпләп үлүе темасына кагылды. 

Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов Болгар һәм райондагы хәлләр белән таныштырды, кадрлар мәсьәләсенә һәм квалификацияле медицина кадрларын авыл җирлегенә җәлеп итү перспективаларына кагылды.

Чара кысаларында бүләкләү тантанасы булды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар: 

  • Наталья Николаевна Сорокина, Спас район үзәк хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы,
  • Марина Николаевна Кузина, Спас үзәк район хастаханәсенең әйдәп баручы бухгалтеры.

РКБ Мактау грамоталары тапшырылды:

  • Наилә Илфаровна Нуриева, Спас үзәк хастаханәсе поликлиникасының процедура кабинеты шәфкать туташы,
  • Гөлфәния Кадыйр кызы Низаметдинова, Спас үзәк район хастаханәсе поликлиникасының шәфкать туташы.

Спас районы башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды:

  • Спас үзәк район хастаханәсе ашыгыч ярдәм фельдшеры Татьяна Алексеевна Спиридонова,
  • Наталья Николаевна Благодарова, Урта Йорткүл авылы ФАП мөдире.

Спас үзәк район хастаханәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:

  • Марина Геннадьевна Игонина, Спас район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге санитаркасы,
  • Алексей Степанович Романов, Спас үзәк район хастаханәсенең 6 разрядлы слесарь-сантехнигы.
     

ФОТОРЕПОРТАЖ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев