Новая жизнь

Спасский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Шатлыклы вакыйга

Өченче көн район үзәгендә күптәннән түземсезлек белән көткән вакыйга булды - балалар бакчасы ачылды. Исеме дә матур -"Родничок" -"Чишмәкәй". Кечкенә чишмәләрдән елгалар хасил булган кебек, бүгенге сабыйларның олы тормышка беренче адымнары нәкъ менә шушыннан башлана.

Яңарып, матурланып, яшәреп киткән бина янындагы мәйданчыкка тантананы карарга күпсанлы кунаклар җыелды-төзүчеләр, җәмәгатьчелек һәм хезмәт коллективы, республика министрлыгы һәм ведомство вәкилләре җыелды. Әлбәттә, нәниләр һәм аларның әти-әниләре игътибар үзәгендә булды.
-Бу балалар бакчасын ачу безнең өчен чын бәйрәмгә әйләнде,-диде район башлыгы Камил Нугаев,-мондый шатлыклы вакыйганың күптәннән булганы юк иде. Авылларда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән проблема булмаса да, шәһәрдә йөздән артык гаилә үз чираты җиткәнен көтте. Быел "Бәләкәч" республика программасы кабул ителде, аның үтәлүен Президент һәм Татарстан хөкүмәте даими контрольдә тоталар. Төзүчеләр тырышып эшләп, объектны планда каралганнан ай ярымга алданрак тапшырдылар. Дөресен генә әйткәндә, искене үзгәртеп кору яңаны төзүдән авыррак булса да, бина танымаслык үзгәргән, матурайган. Бүген без, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны бакчада урыннар белән тәэмин итү проблемасы хәл ителде дип әйтә алабыз. Шуңа күрә яшь әниләргә мөрәҗәгать итеп әйтәсем килә: балаларны күбрәк табыгыз, безнең өчен яңа проблемалар тудырыгыз, ә без, үз чиратыбызда, аларны хәл итәрбез.
Район җитәкчесенең бу сүзләрен тамашачылар алкышлап кабул иттеләр. Моңа гаҗәпләнәсе юк: балалар - безнең киләчәгебез, безнең өметебез ул, алар күбрәк булган саен, иртәгәсе көнгә ышанычлырак карыйбыз.
Сүз социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионовага бирелә. Ул да "Бәләкәч" программасының уңышлы эшләвен билгеләп үтте. Һәр атна саен диярлек республиканың теге яки бу районында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре ачыла. Шуңа күрә бу мәсьәләнең уңышлы хәл ителәсенә шик юк. Болгар балалары өчен бу бакча - чын бүләк.
ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин балалар бакчаларының балаларга мәктәпкә кирәкле хәзерлек бирүен, ә бу шәхеснең киләчәк үсеше өчен мөһимлеген билгеләп үтте. Аннары ул әлеге социаль мәсьәләне хәл итүгә зур өлеш керткән "Стройдорсервис" оешмасы вәкилләренә - директор Илгиз Зәйдәровка, мастер Альберт Кәбировка һәм ташчы Рудольф Гайнуллинга ТР Министрлар Кабинетының рәхмәт хатларын тапшырды. Ә ташчы Вәгыйз Садретдинов, эретеп ябыштыручы Евгений Лошкарёв, штукатур-маляр Минзәлия Насыйровага Спас район Советы һәм башкарма комитетыннан рәхмәт хатлары тапшырылды.
Менә иң тантаналы мизгелләр килеп җитте - төзүчеләр бакча мөдире Рушания Юрковага "Родничок"ның символик ачкычын тапшырып, ал тасманы кистеләр.
Кунаклар һәм теләгән бөтен кеше яңа бакчаның ишекләрен ачып керделәр, уен һәм йокы бүлмәләре, музыка залы, башка бүлмәләр белән таныштылар. Кыска вакыт эчендә нәниләр һәм тәрбиячеләр өчен уңайлы шартлар тудырган төзүчеләрнең осталыгы чыннан да мактауга лаек. Балалар бакчасын уенчыклар һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итүдә җирле иганәчеләр дә катнашкан. Бакча янында матур уен мәйданчыгы ясап куелган. Исегезгә төшерәбез, "Родничок" 110 балага исәпләнгән. Монда логопед һәм сәламәтләндерү группалары эшләячәк.
... Ярты гасыр дәвамында шәһәрнең урта мәктәбе булган бу бина берничә буын укучылар өчен икенче туган йортка әверелгән иде. Бүгенге нәниләр өчен дә ул шулай ук җанга якын булыр дип ышанасы килә.
Рәсемнәрдә: элеккеге мәктәп бинасы бүген танымаслык та; кунакларны «Родничок»ка йөрүче балалар чәк-чәк һәм ипи-тоз белән каршылый; балалар уен өстәле янында.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на нас в соцсетях:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Телефон рекламного отдела 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X