Иң актив мәктәп
Болгар шәһәренең 2нче урта мәктәбе Россиянең йөз мәктәбе арасында иң актив мәктәп дип табылды.
Ул "Россиянең интеллектуаль-иҗади потенциалы" кысаларында 2011 ел йомгаклары буенча Халыкара мәгариф программасы буенча кертелде. Мәктәпкә бу казанышны раслаучы сертификат тапшырылды.