Яшь гаиләнең нигезе нык булсын
Хәзер башка милләт кешесе белән тормыш кору гадәти хәлгә әйләнде. Әлбәттә, әти-әни кызы тормышка чыкканда яки малае өйләнгәндә үз милләт кешесен алуын тели. Ләкин яшьләр бу мәсьәләне үзләренчә - йөрәк кушуы буенча хәл итә, мондый вакытта яшьлек хисләре алдан йөри.