Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Үз эшенә тугрылыклы калды

Баласын бакчага җибәргән һәр әти-әни үз нәниенең яхшы тәрбияче кулына туры килүен тели. Татьяна Бырина - нәкъ әнә шундый тәрбиячеләрдән.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Мәктәпкәчә белем бирү тармагында Татьяна Геннадьевна инде егерме елдан артык эшли. Ул үзе Өчкүлдә туып-үскән, урта мәктәпне дә шунда тәмамлаган. Укыган чакта нигәдер милициянең балалар бүлмәсендә эшләргә хыялланган. Ләкин вакыты җиткәч, күп каршылыклар һәм проблемалар килеп чыккан һәм шуңа күрә хыялын тормышка ашыра алмаган. Татьяна совхоз юлламасы буенча Чистай педагогия училищесына кереп, балалар бакчасы тәрбиячесе бүлегендә укый.
Уку еллары сизелми дә үтеп китә, кыз туган авылына кайта. Бала чакта үзе һәм энесе йөргән бакчага эшкә урнаша. Ә кайчандыр әти-әниләре дә авылдагы шушы балалар бакчасына йөргән була. Монда аңа барысы да таныш, күңеленә якын. Ул беренче көннәрдән үк зур теләк белән эшкә тотына. Аннары аңа Болгарга күчәргә туры килә. Биредә ул "Солнышко" балалар бакчасына эшкә урнаша.
Татьяна үз эшендә төрле кызыклы алымнар куллана, балаларның ничек үсүләрен күзәтү үзе бер дөнья. Нәниләр белән аралашканда, ул тормыш мәшәкатьләреннән арынып торган кебек була, уен дөньясына чума. Көн саен үзең өчен күп яңалыклар ачасың. Бер урынга күнеккәч, башка эшкә яки башка балалар бакчасына күчү аның уена да килмәгән. "Солнышко" балалар бакчасында эшләвенә дә байтак еллар үткән. Үзе эшләгән һәр группадагы балаларга нык ияләнә, аларның холыкларын да, сәләтләрен яхшы белә. Аларны бакчадан мәктәпкә озатканда аеруча кыен була. Чынлап, нәниләр бит бакчага бик кечкенә чакта килеп, аннан инде үсеп, ныгып, күп нәрсәгә өйрәнеп китәләр.
Беренче квалификация категорияле тәрбияче Татьяна Геннадьевна баланың коллективка килгән көненнән башлап, һәрберсен игътибар үзәгендә тота, иптәшләре белән уртак тел тапсын, бакчага тизрәк ияләнсен өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләргә тырыша. Ул чын мәгънәсендә тәҗрибәле, балаларны аңлый, алар дөньясы белән яши торган тәрбияче. Балалар белән көн саен төрле уеннар оештыра, мавыктыргыч дәресләр үткәрә, могҗизалы әкиятләр сөйли.
Татьяна Геннадьевнаның кечкенәдән үк рәсем ясарга хирыс булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Ул балаларны да шушы шөгыльгә өйрәтә, аларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга тырыша. Бу өлкәдә алар шактый уңышларга ирешкәннәр. Мәсәлән, күптән түгел генә Корней Чуковский әкиятләре буенча иҗади эшләр конкурсында призлы урыннар алган өчен аның группасындагы балалар Идел буе федераль округы буенча биш грамотага лаек булганнар. Бу тәрбияче эшенә югары билге булып тора.
Моннан тыш, Татьяна Геннадьевна балаларның сөйләм телен һәм хәтерен, аралашу сәләтен үстерүгә, тәртипне ныгытуга зур игътибар бирә. Балалар бакчага теләп йөрсен, ата-аналарның алар өчен күңелләре тыныч булсын өчен бу тәрбияче чыннан да күп нәрсәләр эшли. Ул даими рәвештә үзенең һөнәри осталыгын арттыра, берничә тапкыр район семинарында катнашучылар өчен ачык дәресләр үткәрде.
Балалар бакчасы мөдире Наталья Денисова да аның турыда бары тик мактап кына сөйли: "Татьяна Геннадьевна һәрвакыт зур җаваплылык тоеп, вакыт белән исәпләшмичә эшли, бик тырыш кеше. Кешеләрне үзенә җәлеп итеп тора, шуңа күрә балалар да аны бик яраталар. Үз группасындагы балалар белән коллектив өчен менә дигән бәйрәм котлаулары әзерлиләр".
Татьяна Геннадьевнаның ата-аналар арасында да абруе зур. Вакыт сизелми дә үтә. Хәзер инде аның төркеменә кайчандыр үзләре шушында йөргән балаларның балалары йөри башлаган.
Үз эшенә бик җаваплы караган бу тәрбияче берничә елдан бирле "Солнышко" балалар бакчасының профсоюз оешмасына җитәкчелек итә. Ә мондый җаваплы бурычны теләсә кемгә ышанып тапшырмыйлар. Хезмәткәрләр арасында нинди генә каршылыклар килеп чыкса да, профсоюз җитәкчесе хәл итү юлын табарга тырыша.
Татьяна үзе ике ул тәрбияләп үстергән. Олысы Станислав шәһәр мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли, ә Максим Саратов шәһәрендә Россия Президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясенең бишенче курсында белем ала.
Ул уллары белән дә, үзендә тәрбияләнеп чыккан, мәктәптә һәм тормышта уңышларга ирешкән балалар белән дә горурлана. Инде үсеп җитсәләр дә, кайчандыр үзләре өчен икенче әнигә әверелгән тәрбиячеләрен онытмыйлар. Димәк, Татьяна Геннадьевнаның хезмәте бушка китмәгән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев