Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Юллама белән – Байконурга!

Беренче урта мәктәпнең унынчы класс укучысы Юлия Баскакова Бөтенроссия балалар космос фестивалендә булып кайтты. Фестивальдә катнашучылар дөньякүләм дәрәҗәдәге әһәмиятле вакыйга - идарә ителә торган "Союз-МС" космик корабле белән "Союз" ракетасының космоска очуын карадылар.

Ирина Телицына
Быел май аенда Россия укучылар хәрәкәте дүрт юнәлеш буенча конкурс игълан итте. Аларның берсе, "Гражданлык активлыгы" юнәлеше буенча Юлия Баскакова "Чәйни торган сагыз: файдалымы яки зыянлымы" дигән тикшерү эше әзерләде. Аннары бу эш буенча рекомендацияләр рәвешендә проект-акция ясады һәм ул Татарстан Республикасы укучылары тәкъдим иткән башка эшләр арасында иң яхшысы булып табылды. Бу җиңүе өчен безнең район укучысы һәм Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан килгән тагын 78 укучы Казахстанга, дөньядагы иң беренче һәм иң зур Байконур космодромына юллама белән бүләкләнде. Конкурста катнашучылар арасында үз юнәлешләре буенча Россия укучылары хәрәкәте лидерлары, уку алдынгылары, региональ һәм Бөтенроссия олимпиадаларында катнашучылар бар. Безнең республикадан Юлия фестивальдә катнашучы бердәнбер укучы булды.
Беренче көнне, ракетаны җибәрер алдыннан, укучылар экипаж командиры, Россия Герое, очучы-космонавт, Россия укучылар хәрәкәте рәисе Сергей Рязанский белән аралаштылар. Космонавт Россиянең беренче космик ил булуына басым ясады һәм бүгенге укучылардан да космонавтлар үсеп җитеп, илебез киләчәк үсешенә өлеш кертерләр, дигән ышаныч белдерде. Төп экипаж составына шулай ук NASA астронавты Рэндольф Брезник һәм Европа космик агентлыгы астронавты Паоло Несполи керде.
Укучылар өчен фестивальнең икенче көне дә бик эчтәлекле булды. В. Н. Челомей исемендәге Халыкара космик мәктәп базасында алар Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белән очраштылар. Аның белән бергә укучылар космик модельләр һәм ракета модельләре лабораториясендә булдылар һәм министрга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Укучылар министрга үз проектлары, Россия укучылар хәрәкәтендә катнашу аларга нәрсә бирүе турында сөйләделәр. Бу хәрәкәт турында белү һәм анда эшләү генә аз, аның белән яшәргә, һәр башлаган эшне күңел биреп башкарырга кирәк, диде Ольга Юрьевна. Укучыларга ул киләчәкнең алар кулында булуын аңлатты.
Очрашу бергәләшеп фотога төшү һәм балалар ясаган ракеталарны очырту белән тәмамланды. Шул ук көнне кич белән мәгариф министры Бөтенроссия балалар космос фестивалендә катнашучы укучылар белән күккә "Союз" ракетасы җибәрелүен карадылар. Ракетаны Мәскәү вакыты белән 18.40 сәгатьтә очырдылар.
- Фестиваль миндә онытылмас тәэсир калдырды, - ди Юлия. - Яңа очрашулар, яңа танышулар, төрле чаралар - барысы да бик кызыклы булды! Миндә генә түгел, һәр укучыга да нык тәэсир иткәндер дип уйлыйм. Россия Герое утырган ракета экипажының космоска очуын әле кайчан күрер идем? Байконур шәһәрендә беренче космонавт Юрий Гагаринга куелган һәйкәлне карадык. Шундый мөмкинлек бирүе өчен әле яңа гына эшли башлаган Россия укучылар хәрәкәтенә бик зур рәхмәт әйтәсем килә...
Бу сәяхәткә Юлияне мәктәпнең социаль педагогы Ирина Кислова алып барды, укытучы үзе дә фестиваль көннәрен дулкынланып искә ала.
- ВДНХдагы космонавтика музеенда булдык, ракеталар төзү һәм космонавтика ветераннары белән аралаштык, - дип сөйләде ул. - Моннан тыш, Мәскәү планетариен карадык, Кызыл мәйданда, Поклон тавында, Воробьев тауларында йөрдек. Бик яхшы "Салют" кунакханәсендә яшәдек, Мәскәүдә калган озатып йөрүчеләр өчен белем бирү программасын да уңышлы оештырганнар иде.
Шулай итеп, мәктәпнең актив укучысы, уку алдынгысы Юлия Баскакова җәйге каникул көннәрендә менә шундый эчтәлекле һәм мавыктыргыч, шул ук вакытта бик файдалы сәяхәттә булып кайтты. Укучының уңышында биология укытучысы Надежда Авдееваның, педагог-оештыручы Валентина Малованың да өлеше бар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X