«Ышанычлы терәгебез алар безнең...»
Шушы көннәрдә Болгарда яшәүче Асия белән Фиркат Галимовларның гаилә корып яши башлауларына алтмыш ел тула. Гомерләрен районда сәламәтлек саклауны үстерүгә багышлаган бу фидакарь затларны белмәгән кеше юктыр.
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Әгерҗе кызы Асия белән Буа егете Фиркат узган гасырның 1958нче елында Ижевскида танышканнар. Балачактан медик һөнәренә гашыйк булган Асия җиденче классны тәмамлаганнан соң поликлиникага санитарка булып урнашкан. Казан медицина институтының стоматология факультетында дүртенче елын укыган Фиркатне исә әлеге дәвалау учреждениесенә практика үтәргә җибәргәннәр. Беренче очрашуда ук егет белән кыз бер-берсенә гашыйк була. Ел дәвамында очрашып йөргәннән соң өйләнешәләр.
– Бернинди туйлар уздырып тормадык, – ди Асия апа. – Барып язылыштык та, шуның белән бетте...
Хәер, монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Тормышларның авыр чагы, икесенең дә әтиләре бик иртә үлә. Асиянең әнисе, мәсәлән, сыңар канат белән биш баланы үстергән. Фиркатнең әтисе өч сугышта катнашкан, яу кырыннан чирләп кайткан, тугыз ай гына яшәп калырга өлгергән. Ун яшьлек Фиркат әтисен бераз хәтерли әле, ә менә аның сеңлесе Суфиягә нибары ун гына көн булган. Асия белән Фиркат кече яшьтән кул арасына кереп үскәнгә күрә, бер эштән дә курыкмыйлар, барысын да булдыралар.
Галимовларның гаилә тормышы безнең Куйбышев шәһәрендә башлана. Юллама буенча эшкә җибәрелгән Фиркаткә санэпидстанциянең агач бинасында бер бүлмә бирәләр. Ул вакытта бернинди уңайлыклар да булдырылмаган, яшәү урынын берничә тапкыр алмаштырырга туры килә.
Фиркат Гариф улы үзенең хезмәт юлын табиб-стоматолог булып башлый. Асия Хаҗи кызы белән бер кабинетта эшләргә туры килүен дә әйтергә кирәк. Оста теш технигы буларак, иренең, кем әйтмешли, уң кулына әйләнә ул. Өйдә дә, эштә дә гел бергә алар. Уртак мәхәббәт җимеше буларак, башта уллары, аннары кызлары туа.
Көндәлек эш-мәшәкатьләр белән вакыт сизелми дә үтә. Галимовларның артта калган гомер еллары төрле истәлекләр һәм ирешкән казанышларга, күмәк бәйрәмнәргә бай. Кыенлыклар да күрергә туры килгән, шатлыклы мизгелләр дә аз булмаган. Белемле, тырыш, үз алдына куелган максатка ирешүнең юлын таба белгән Фиркат Гариф улын алтмышынчы еллар азагында баш табиб итеп билгелиләр. Утыз елдан артык җитәкчелек итә ул коллектив белән. Бу вакыт эчендә район хастаханәсендә зур үзгәрешләр була. Мәсәлән, унөч агач корпусны сүтеп, аның урынына поликлиника, стационар һәм хуҗалык биналарын үз эченә алган хастаханә шәһәрчеген төзеп куялар. Заманында мич белән җылытылган, электр энергиясе дә чикләп кенә бирелә торган корпусларга суны ат белән ташып азапланганнар. Хастаханә котельныен шәһәрдә беренчеләрдән булып газга тоташтыралар. Дөрес, моның өчен кочак-кочак документлар тутырырга, аларны төрле инстанцияләрдә йөреп раслатырга туры килә. Боларны элеккеге баш табиб әле дә хәтерли. Медицина кадрларының җитешмәве дә борчылу уята. Мәсьәләне хәл итү өчен Фиркат Гариф улы районда 1966 һәм 1991 елларда Чистай медучилищесының шәфкать туташларын әзерләү курсларын оештыру инициативасы белән чыга. Моны районның ул чактагы сәламәтлек саклау бүлеге мөдире Николай Сотников, район башлыгы Юрий Еров һәм башка оешмалар бердәм хуплый.
– Кадрлар мәсьәләсе әнә шулай хәл ителде, пациентларга медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын сизелерлек яхшыртуга ирештек, – ди Фиркат Гариф улы.
Яраткан эшеннән тыш, ул спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Ул, мәсәлән, чаңгы һәм шахмат буенча берничә тапкыр район чемпионы була. Ветеран әле дә спортны үз итә, район данын республика ярышларында яклый. Сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы эшләгәне өчен Фиркат Гариф улы “Почет Билгесе” ордены белән белән бүләкләнгән, “СССРның сәламәтлек саклау отличнигы”, “Татарстан Республикасының атказанган табибы” исемнәренә лаек булды, ул республика сәламәтлек саклау тармагының мактаулы ветераны, “Ел табибы – 2014” исемнәренә ия. Моннан тыш, “Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе”н бастырып чыгаруда да беренче чиратта аның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.
Элеккеге практикантлар, хезмәттәшләре, шулай ук курсташлары белән очрашулар тәэсиреннән китап язарлык. Мәсәлән, әле күптән түгел генә Казан медицина институтының стоматология факультетын моннан алтмыш ел элек тәмамлаучылар белән очрашуны да шул ук тынгы белмәс Фиркат Галимов оештырган.
– Безнең коллектив бердәм һәм тату булды, туганнар кебек идек, – ди Асия Хаҗи кызы, – лаеклы ялга чыкканнан соң да әле тагын унбер ел эшләдем. Хезмәттәшләрем белән әле дә аралашып яшим, кунакка йөрешәбез, арабыздан киткәннәрне дә онытып бетермибез...
– Әти белән әнигә күпме генә рәхмәт әйтсәк тә аз булыр сыман, – ди кызлары Гүзәл. – Тормышта алар безнең өчен терәк булды, озак, бәхетле яшәсеннәр иде...
Галимовларның балалары да әти-әниләренең эшен лаеклы дәвам итәләр. Искәндәр – район хастаханәсе дерматовенерологы, Гүзәл – стоматолог-ортопед. Искәндәрнең улы Рөстәм дә теш технигына укыган.
Галимовларның гаилә корып яши башлауларына инде алтмыш ел тулып килә. Аз гомер түгел, бриллиант юбилейларны тормыш юлыннан кулга-кул тотышып узган һәм әле дә бер-берсен яраткан парлар гына билгеләп үтә. Ходай аларга киләчәктә саулык-сәламәтлек бирсен, балалар, оныклар бәхетен күреп яшәргә насыйп итсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев