Йөкләрне беркетергә кирәк
Йөк машинасы шоферы юлдагы авариягә сәбәпче була.
КамАЗда төзелеш чүп-чарын ташыганда, машина йөртүче аны ныклап беркетеп тә, каплап та куймый. Нәтиҗәдә машина юлдан барганда чүп-чар шуып төшеп, аның бер өлеше арттан килгән җиңел машина капотына төшә. Машинаның алгы тәрәзәсе ватыла. Транспорт чарасында барган кешеләргә зыян килми.
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренис Ганиев әйтүенчә, йөкләр ташу кагыйдәләрен бозган шоферга РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.21 маддәсе (Йөкләрне ташу кагыйдәләрен бозу) буенча җәза яный. Моннан тыш, аңа җиңел машинаны ремонтлауга киткән чыгымнарны да түләргә кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев