Яшәү яме – шатлык өләшүдә
Галина Васильева егерме елдан бирле картлар һәм инвалидлар йортында авыруларга хезмәт күрсәтә. Аның җан җылысы урын өстеннән торып йөри алмый торган авыруларның барысына да бертигез дәрәҗәдә җитә.
Ольга СТРЕЛОВА
--Хәерле иртә, минем кадерлеләрем! Ни хәлләрегез бар?
Галина Александровнаның тавышын ишетүгә өлкәннәрнең йөзе яктырып һәм нурланып китә. Ул исә шул арада палата эченә күз йөгертеп ала: аның игътибарлы карашыннан берәү дә читтә калмый, кәефегез ничек, авырмыйсызмы, дип кызыксына башлый. Үзе әкерен генә барысы турында да сораштыра, берәүнең юрганын тартыбрак яба, икенчесенең кулыннан сыйпап сәламәтлеге белән кызыксына. Аның һәр иртәдә палатага елмаеп килеп керүен барысы да түземсезлек белән көтеп тора, чөнки картлык көннәрен биредә уздыручылар өчен Галина Александровнадан да якын һәм кадерлерәк кеше юктыр кебек тоела.
Моннан байтак еллар элек Галя үзе дә картлар һәм инвалидлар йортында эшләргә туры киләчәге турында күз алдына да китермәгәндер әле.
Васильевларның яшь гаиләсе 1974 елда безнең шәһәргә Апас районыннан күченеп килгән. Балачактан ук кул арасына кереп үскән Галина матәм веноклары ясый торган (ул вакытта әле яңа ачылган чагы) цехка эшкә урнаша. Декрет ялыннан соң ул кыскартылуга эләгә, эшсез утыруның кыенлыгы турында әйтеп һәм аңлатып торуның кирәге юк. Аптырагач, биржага барып карый. Бәхете булган икән әле, аны төзелешкә штукатур-маляр итеп җибәрәләр. Сүз дә юк, бу бик авыр, күп көч таләп итә торган эш. Әмма ул бер дә зарланмый, яшь булгангадыр инде, арганлыкны сизми дә кебек. Төзелештә өч ел хезмәт куйганнан соң аңа яңа эш тәкъдим итәләр. Бу юлы шәһәрдә урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында. Олы яшьтәге авыру кешеләрне карарга туры киләчәк, дип аңлаткач, ул бер дә каушап калмый – шунда ук ризалаша.
--Картлык – шатлык түгел, диюләре дөрес икән, -- ди Галина Александровна. – Кеше олыгая барган саен аны төрле авырулар күбрәк борчый. Мин әби белән үстем, аның сырхаудан ничек интегүе әле дә күз алдымда. Үземчә кызганып, гел башыннан яисә аркасыннан сыйпый торган идем. Картлык ул берәүне дә читләп үтми, аңа алдан әзерләнә башларга кирәк...
Сүз дә юк, олы яшьтәгеләрне тәрбияләү бер дә җиңел түгел. Бу -- кешедән түземлек, сабырлык, тәҗрибә, физик һәм рухи көч таләп итә торган эш. Галина Александровна, мәсәлән, егерме биш кешегә хезмәт күрсәтә. Шуңа күрә эшкә иртәдән үк җыенып килергә туры килә. Даими рәвештә кеше ярдәменә мохтаҗ булучылар үзләрен әйбәт хис итсен өчен әлеге учреждение хезмәткәрләренә шактый тырышырга туры килә. Сменаны иртәдән үк башлый торган Галина Александровнаның мәшәкатьләре дә җитәрлек. Аларны юындыра, ашата, (кайберләрен кашык белән ашатырга да туры килә әле), урын-җир әйберләрен алмаштыра, мунчага алып кереп юындыру да аңа йөкләнгән.
Авыру кешенең үзенә карата аерым игътибар таләп итүе турында да әйтми мөмкин түгел. Күпчелек очракларда, теге яки бу чирдән интеккән кешеләр үзләренә урын таба алмыйлар, гел борчылалар, аларның күңелен һаман саен нидер тынгысызлый. Алай гына да түгел, ялгыш кына әйтелгән сүздән дә ялкын кебек дөрләп кабынып китәргә торалар. Галина Александровна мондыйларга карата аеруча да игътибарлы булырга тырыша. Кайвакытта кешене авыр уйлардан арындыру өчен күп нәрсә дә кирәк түгел. Бер җылы сүз дә никадәр дәвалау көченә ия. Картлык көнендә якыннары һәм туганнарыннан аерылып, читтә гомер кичергән әби-бабайларның моңсу тормышына аз булса да җиңеллек өстәүне ул үзенең бурычы, дип саный. Әйе, берәү дә бу учреждениегә үз теләге белән килмәгән. Нишләтәсең, тормышта төрле хәлләр килеп чыга. Шулай да, туганнары калдырып киткән картлар һәм карчыклар өчен барыбер күңел борчыла.
Намуслы хезмәте өчен Галина Александровна берничә тапкыр Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Мактау грамотасы, район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Алдынгылар слетына делегат итеп сайлаганнар, рәсемен районның Мактау тактасына куйганнар.
Шунысын да әйтергә кирәк, инде олыгаеп барса да, Галина Александровна белем алуын дәвам итә. Хәзер ул, мәсәлән, Казанда авыру кешеләрне карау буенча махсус курсларда укый. Укыту программасына авыру кеше белән аралашу психологиясенә, йөкләнә торган вазифалар, гигиенага һәм башка нәрсәләргә кагылышлы булган бүлекләр кертелгән. Курсларны тәмамлаган тыңлаучылар тест сорауларына җавап бирә. Шуннан соң гына тиешле үрнәктәге таныклык тапшырыла.
Галина Александровнаның күп вакыты эштә үтсә дә, кичке смена тәмамланганнан соң танышы белән бассейнга йөрергә ярата.
--Безнең шәһәр зур түгел, аралашып һәм сөйләшеп утыра торган урыннар аз, -- ди Галина Александровна. – Мин йөзәргә яратам, бассейнга бик теләп йөрим. Суда тән дә, җан да ял итә.
Галина Александровнаның әле тагын гөмбә җыярга яратуы турында да әйтергә кирәк. Аның сүзләренә караганда, урман һавасы организм өчен бик файдалы. Гомумән, табигать кочагында үзеңне бөтенләй икенче төрле хис итәсең. Урман кешене тынычландыра, аның күңелен төрле негатив уйлардан арындыра, кәефен яхшырта, диләр. Ул чыннан да шулай. Әйтик, гөмбә җыйганда кеше бик күп хәрәкәтләр ясый, мускулларын ныгыта. Җыйган гөмбә дә витаминнарга һәм берничә төрдәге минералларга бик бай булуы белән аерылып тора. Берничә сәгать урманда йөрүдән генә дә кеше үзенә никадәр файда ала.
Галина Васильева бүлмә гөлләрен дә бик яратып үстерә. Тәрәзә төпләрендә нинди генә төрләре юк! Гади генә алоэдан алып акча агачына кадәр бар.
Күптәнге традиция буенча Галина Александровна Троица бәйрәменә оныгы һәм башка туганнары белән туган ягына – Апас районының Полянск авылына бара. Ни кызганыч, башка авыллардагы кебек үк, соңгы елларда биредә яшәүчеләр саны нык кимегән. Бушап калган йортлар саны ел саен арта бара. Бары тик православие бәйрәмендә генә авылга бераз җан керә. Үзләренең әти-әниләрен, туганнарын искә алу өчен кешеләр Мәскәү, Самара, Казан, Санкт-Петербургтан кадәр кайталар. Борынгыдан килә торган мондый традиция күп гаиләләрне берләштерә, уйланырга, үткәннәрне искә алырга этәргеч бирә.
Галина Александровна үзенең тормышын көндәлек газета-журналлардан башка күз алдына китерә дә алмый. Безнең район газетасын, мәсәлән, кырык елдан бирле яздырып укый икән.
--Болгарга күченеп килүгә үк язылган идем “Новая жизнь” газетасына, -- ди күптәнге укучыбыз. – Нигәдер безнең Апас районында газета чыкмады, мондагы халыкның газетаны яратып укуына исебез китте. Безнең дә шәһәр, район авыллары, кешеләр турында күбрәк беләсебез килде. Бер генә ел да язылмый калганым юк.
Галина Александровна район газетасыннан тыш сәламәтлек темасына багышланган башка басмаларны да яратып укый.
Кайдан шулкадәр көч һәм энергия аласың, дип сорыйм. Бераз гына уйлап торганнан соң Галина Васильева болай ди:
--Бу тормышның матурлыгын кеше яши-яши аңлый икән. Мин әле һаман да үземне унсигездәге кебек хис итәм!
Әйе, яшәүнең ямен башкаларга шатлык өләшүдән күрә торган мондый кешегә сокланмый мөмкин түгел. Арабызда аның кебекләр күбрәк булсын иде.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев