Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Уңышлар гына юлдаш булсын!

Кадет мәктәбендә укучы Надежда Москвичева белемен хәрби училищеда дәвам итәргә хыяллана. Тормышындагы мөһим бу адымга ул алдан ук тырышып әзерләнә.

Марина Зайцева

Зифа буйлы бу чибәр кызга карауга аның винтовкадан һәм пистолеттан төз ата белүенә, кул көрәшендә җиңеп чыгып, бүләк алуына ышанып бетәсе килми.

Кызларга хас булмаган әлеге уеннарны Надежда кечкенәдән үк яраткан. Урамга уйнарга чыккач, сугыш уеннарын оештыруга, төрле бәрелешләрне реконструкцияләүгә өстенлек биргән. Шунлыктан аңа: "Сиңа малай булып туасы калган, - "дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

Башта кызны әтисе спорт клубында тренер Ринат Шәрипов җитәкләгән кул көрәше секциясенә яздырып кайта. Беренче күнегүләрдән соң ук Надежда әтисенең хаклы булуына ышана: кул көрәшен дә, күнегүләрне алып барган тренерны да үз итә. Бераздан ул чираттагы күнегүләрне түземсезлек белән көтеп ала, ярышларга әзерләнә.

Спорт клубына йөрү бер дә җиңел булмый. Москвичевлар гаиләсе Вожи авылында яши, ә авылдан Болгарга алтмыш километр. Әтисе кызын атнага өч тапкыр секциягә алып килә. Аннан өенә кичке сәгать унда гына кайтып җиткән чаклары да була. Мондый вакытларда Надежда кайбер дәресләрен машинада хәзерли. Шуңа карамастан, секцияне ташлау уе башына да килми.

Унынчы класска күчкәч, ул кадетлар мәктәп-интернатында кызлар да укыганын ишетә һәм шунда күчәргә була. Әти-әниләре бу юлы да аның карарына каршы килмиләр һәм кызларына иптәшкә аның энекәшен дә шунда укырга җибәрәләр.

Надеждага кадет мәктәбендә дәресләр программасы да, укытучылар да, дәресләрнең физкультура күнегүләре белән аралашып баруы да бик ошый. Болар барысы да кадетларга әйбәт физик формада булырга мөмкинлек бирә. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки бу уку йортында булачак Ватан сакчылары белем ала бит!

График тыгыз булуга карамастан, Надежда даими рәвештә кул көрәше секциясенә йөри. Ә аннары тирда атарга өйрәнә башлый. Ел ярым эчендә ул шактый уңышка ирешә, күп тапкырлар республика һәм район дәрәҗәсендәге конкурсларда катнаша. Ирешкән уңышлары өчен дипломнар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнә, алар да шактый җыелган. Мәсәлән, быел февраль аенда гына Надежда республика гомумбелем бирү учреждениеләрендә укучыларның тормыш иминлеге нигезләре буенча беренче "Эйдос безопасности!" конференциясе секциясендә уңышлы катнашып җиңеп чыга, район чаңгы ярышында үз яшьтәшләре арасында җиңүгә ирешкән, Казанда үткәрелгән пневматик мылтыктан ату буенча республика ярышларында катнашкан.

Надя мәктәп тормышында да актив катнаша. Бердәм тавыш белән аны укучылар комитеты активы рәисе итеп сайлап куйганнар. Шуңа күрә кызга күп проектларда катнашырга, тематик чараларны оештыруда һәм мәктәп күләмендәге ярышларны үткәрүдә башлап йөрергә туры килә. Ләкин ничек булса да, ул яраткан китапларын укырга вакыт табарга тырыша (күбесенчә классик әсәрләр ярата). Әлбәттә, беренче урында һәм күп вакытын дәрес хәзерләүгә бирә. Шулай итеп буш вакыты калмый да диярлек. Тырышлыгы юкка түгел, ул "дүрт" һәм "бишле" билгеләренә генә укый, бердәм дәүләт имтиханнарын да әйбәт тапшырырга өметләнә.

- Ирешкән уңышларым өчен, беренче чиратта, мин әти-әниемә рәхмәтлемен, алар мине һәрвакыт аңлап, һәр эшемдә ярдәм итеп торалар. Укытучыларыбыз, тәрбиячеләребезнең дә мөнәсәбәте әйбәт. Бу мәктәптә укуыма мин бик шат. Монда белем алу гына түгел, киләчәк тормышта кирәк булган тәҗрибә дә туплыйсың, - ди Надежда.

Шунысын да әйтергә кирәк, хәзерге вакытта Надежда Москвичева - Спас районы хәрби комиссариатына хәрби вузга укырга керү турында гариза биргән бердәнбер кыз. Берничә айдан аны югары уку йортына керү өчен җитди сынаулар көтә. Аңа бу юлда зур уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев