Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Уртак максат берләштерә

Газетабызда хәбәр ителгәнчә, Спас тармак технологияләре техникумы педагог-оештыручысы Егор Васильев күптән түгел генә Мәскәүдә узган "Җиңү волонтерлары" хәрәкәте активистларының Бөтенроссия "Җиңүләргә әзер" форумында катнашты. Бүген ул әлеге форумда алган тәэсирләре белән уртаклаша.

Марина ЗАЙЦЕВА
"Сокольники" Конгресс-күргәзмәләр үзәгендә үткән әлеге зур чарада Россиянең төрле почмакларыннан дүрт йөздән артык кеше катнашты. Биредә безгә беренчеләрдән булып Бөтенроссия "Җиңү волонтерлары" хәрәкәте җитәкчесе Ольга Амельниченко җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның хатын укыды, аннары безне Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрының Статс-секретарь-урынбасары Павел Зенькович котлады. Бөек Ватан сугышы ветераны, бомбардировка авиациясе очучы-штурманы Евсей Яковлевич Рудинскийның чыгышын без аеруча дулкынланып тыңладык. Күпне күргән ветеран сугыш белән бәйле истәлекләреннән гыйбрәтле эпизодларны китереп үтте. Илебездәге волонтерлар хәрәкәте сугыш һәм тыл ветераннарына, гомумән, ул коточкыч сугышта җиңү көнен якынайтуга үзләреннән өлеш керткән кешеләргә ярдәм итү максаты белән төзелде дә инде. Без, ирекле берләшмә координаторлары һәм җитәкчеләре, туплаган тәҗрибә белән уртаклашу, яңалыклар белән танышу өчен форумга җыелдык.
Әлбәттә инде, форумның төп темасы волонтерлар командасы оештыру һәм аларда эшләүнең кайбер әһәмиятле якларына багышланды. Әлеге тема буенча тренинг, мастер-классларда һәм эшлекле әңгәмәләрдә Росатом Корпоратив Академиясе тренерлары Мария Прохорова, Станислав Толстой һәм башка белгечләр безгә бик күп кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр.
Форумның беренче көнендә "Россия - минем тарихым" тарихи парк буенча экскурсия оештырдылар, кич белән "Со дна вершины" фильмын күрсәттеләр.
Шунысын да әйтергә кирәк, кино залында ике тапкыр Паралимпиада чемпионы булган Алексей Мошков та бар иде. Фильмның төп эчтәлеге әнә шул кеше тормышына багышланган. Безгә аның белән якыннан аралашу, кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге туды. Кинолента продюсеры Руслан Витряник белән дә таныштык. Россиядәге беренче тарихи интерактив квест-бүлмәне презентацияләүдә дә катнашырга туры килде. Алган тәэсирләрне сүз белән генә аңлатып булмый. Заманча технологияләр ярдәмендә космик киңлектә очу бик кызык булды. Безгә тагын ил космонавтикасының казанышлары турында да сөйләделәр.
Әлеге теманың дәвамы буларак "Салют-7" фильмын күрсәттеләр, аны төшерү үзенчәлекләре турында безгә продюсер Юлия Мишкинене һәм төшерү төркеме әгъзалары сөйләде.
Форум барган көннәрдә Татарстаннан килгән делегация әгъзалары белән бергәләшеп илебез башкаласының тарихи урыннары белән танышып чыктык. Форумда безнең республикадан җиде кеше катнашты, мин аларның барысы белән дә дуслашырга өлгердем. Шунысы сөенечле, республиканың Балык Бистәсе районыннан килгән волонтер Александр Жариновка слетта РФ Президентының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Бу бүләк киләчәктә тагын да тырышып һәм нәтиҗәлерәк эшләргә зур этәргеч бирәчәк.
Мәскәүдән кайткач, мин районның Балалар иҗат йорты активистлары Роман Камаев һәм Анна Фролова белән бергә Казанда узган "Җиңү волонтерлары. Тарих дәвам итә" йомгаклау җыенында катнаштым.
Чара бу ел дәвамында "Җиңү волонтерлары" хәрәкәтендә армый-талмый эшләүчеләрне бергә җыюда әһәмиятле роль уйнады. Җыеннарда волонтерлык хәрәкәтен тиешле дәрәҗәдә оештыруга булышлык итәрлек программа белән дә таныштык.
"Команданы туплау", "Җиңүгә юл" квестлары, "Лабиринт", "Риск" интеллектуаль уеннар, "Пиар СММ" мастер-классы, муниципаль ирекле берләшмә координаторлары белән оештырылган әңгәмәләр волонтерлык хәрәкәтенең кайбер үзенчәлекләрен яхшырак аңларга ярдәм итте.
Мәсәлән, Татарстанның "Җиңү волонтерлары" региональ бүлеге җитәкчесе Азат Идрисов бу юнәлештә туплаган бай тәҗрибәсе белән таныштырды. Ул эш планына кергән проектлар, аларны тормышка ашыру юллары турында сөйләде, социаль юнәлештәге чараларны уздырганда ирешкән уңышларының кайбер серен ачты.
"Җиңү волонтерлары" хәрәкәтләренең иҗтимагый үзәкләре җитәкчесе Александр Жаринов Татарстан Республикасында яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү системасы формалаштыруда заманча ысул һәм технологияләрне куллануның әһәмияте турында сөйләде.
Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы җитәкчесе, Хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Михаил Черепанов белән узган әңгәмә дә истә калырлык булды. Ул ирекле эзләнү отрядлары эше, сугыш барган урыннарда табылган уникаль әйберләр турында сөйләде.
Сүз дә юк, әлеге чараларда алган мәгълүматлар бик файдалы һәм алар киләчәк эштә бик тә кирәк булачак. Киләчәктә безнең сафта патриотизм рухында тәрбияләнгән яшүсмерләр күбрәк булсын иде. Чөнки волонтерлар кирәкле һәм зур әһәмияткә ия булган эш башкаралар.
Фото с сайта: http://sport.saratov.gov.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев